Җомга көнне Балтач зираты тирәсеннән узып барган чакта күңелләргә үтеп керә торган бер күренешкә тап булдым.
Зиратта җыелган халыкны күргәч, берәрсен җирлиләр, ахры, дип уйладым, ялгышканмын. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре вакытсыз гүр иясе булган хезмәттәшләре, полиция майоры Алмаз Муллагалиевны искә ала икән.
Алмазның туган көнендә аны искә алулары, каберенә чәчәкләр салулары олы мактауга лаек. Искә алу чарасы моның белән генә тәмамланмады.
Хезмәткәрләр спорткомплекста Алмаз истәлегенә мини футбол ярышлары да уздырды. Аңа багышланган күргәзмә минем кебек бу чарага очраклы килеп эләккәннәрне битараф калдырмады. Спортны үз иткән, хезмәттәшләре белән һәрчак аңлашып эшләгән Алмаз бу минутларда фоторәсемнәрдән генә булса да, иптәшләрен, остазларын,үзенең укучыларын күзәтә кебек тоелды.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев