Хезмәтенә күрә хөрмәте
Озак еллар намуслы хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше өчен һәм 65 яшьлек юбилее уңаеннан, “Борнак” җәмгыяте фермасы мөдире Фәрит Миннеәхмәт улы Хәбибуллинн Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Озак еллар намуслы хезмәте, берничә буын шахматчылар тәрбияләүгәкерткән өлеше өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, “Спорт мәктәбе” тренеры Ландыш Васил кызы Гарифуллина Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Озак еллар намуслы хезмәте, Россия Саклык банкы үсешенә керткән өлеше өчен һәм Саклык банкының 185 еллык юбилее уңаеннан, Балтачтагы Саклык банкының баш менеджеры Венера Ильяз кызы Хәбибуллина Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Озак еллар намуслы хезмәте, районны газлаштыру үсешенә керткән өлеше өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, “Балтач газы” идарәсенең авария-диспетчерлык хезмәте диспетчыры Фәрит Габдулла улы Салихов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Законлылыкны һәм хокук тәртибен саклауны тәэмин итү буенча озак еллар нәтиҗәле хезмәте, яшь хезмәткәрләрне һәм яшьләрне әхлакый-патриотик тәрбияләве өчен Ватан сакчылары фондының социаль координаторы Дилүс Мәгъсүм улы Гатиятуллин Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
Нет комментариев