Балтачлылар читтәге өлкәннәрне дә онытмый
Чара барышында өлкәннәр көненә махсус бүләкләр тапшырдылар
Балтач ветераннар советы җитәкчесе Радик Михайлов белән район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина Лесхоздагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче якташларыбызның хәлен белештеләр.
Бу визит өлкәннәр көнен билгеләп үткәрү уңаеннан оештырылган иде, һәм алар өлкәннәрнең тормыш шартларын, сәламәтлекләрен һәм ихтыяҗларын белештеләр.
Чара барышында өлкәннәр көненә махсус бүләкләр тапшырдылар, азык-төлек җыелмалары 7 якташыбызга тапшырылды. Өлкәннәр бу игътибардан бик шат булдылар һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев