Балтачлылар Мактау таныклыгы һәм Рәхмәт хатларына лаек булдылар
Хезмәтенә күрә хөрмәте
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, иминиятләштерү системасы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «Росгосстрах» иминиятләштерү компаниясенең иминиятләштерү агенты Илүсә Ринат кызы Әхмадуллина Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле эшчәнлеге, район үсешенә зур өлеш керткәне һәм 2025 ел нәтиҗәләре буенча югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен «Стальной дом» оешмасы хезмәткәрләре Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Денис Леонидович Манашев — эретеп ябыштыручы;
Гөлүзә Әнәс кызы Фәйзрахманова — баш бухгалтер.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен һәм юбилейлары уңаеннан, Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Фәүзия Мөҗип кызы Садыйкова — Югары Шубан авылыннан хезмәт ветераны;
Вафия Хәйдәрҗан кызы Хәйретдинова — Югары Шубан авылыннан хезмәт ветераны.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Мелиоратор Балтач» оешмасы тракторчысы Рафис Харис улы Хәйруллин Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район мәгарифе үсешенә зур өлеш керткәне һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Урта Көшкәт урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Серафима Анатольевна Николаева Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «Сорнай» җәмгыяте директоры Фәһим Хәкимулла улы Сибәгатуллин Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район үсешенә зур өлеш керткәне һәм 65 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач сөт-май комбинатының автотранспорт хуҗалыгы экспедиторы Шамил Мөэмин улы Вәлиев Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, кулланучылар кооперациясе системасы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «Чепья» кулланучылар җәмгыятенең бухгалтер-товароведы Энҗе Вазыйх кызы Зарипова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, законлылыкны саклауга һәм суд системасы эшчәнлегенә зур өлеш керткәннәре өчен Балтач район суды хезмәткәрләре Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Светлана Александровна Сафиуллина — судья ярдәмчесе;
Алия Фаил кызы Галиева — суд утырышлары секретаре.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, район мәгарифе үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм мәктәпнең 155 еллык юбилее уңаеннан, Кече Лызи урта мәктәбенең бертөркем укытучылары Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Наталия Михайловна Артемьева — математика укытучысы;
Надежда Александровна Волкова — башлангыч сыйныфлар укытучысы;
Римма Петровна Гәрәева — рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
Нина Михайловна Мойсеева — башлангыч сыйныфлар укытучысы;
Ольга Мироновна Пчельникова — удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы;
Татьяна Николаевна Филиппова — башлангыч класслар укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев