Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Балтачлылар район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, районны газ белән тәэмин итүгә үзләреннән зур өлеш керткәннәре өчен «Балтач газы» идарәсе хезмәткәрләре Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  •  Марат Шамил улы Закиров — комплекслы хезмәт күрсәтү мастеры;
  •  Алмаз Фәрит улы Нәбиев — авария-диспетчер хезмәте мастеры;
  •  Рифат Хафиз улы Камалиев — комплекслы хезмәтнең газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча слесаре.

*** 
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, район һәм җирле үзидарә органнары үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  • Шамил Миннеәхмәт улы Хәбибуллин — Борнак авыл җирлеге башлыгы;
  • Айдар Сәлимҗан улы Исмәгыйлев — Кече Лызи авыл җирлеге башлыгы;
  • Рәкыйп Нәкыйп улы Нәҗипов — «Кама» хуҗалыгы җитәкчесе, Пыжмара авыл җирлеге депутаты.

*** 
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне, актив волонтерлык һәм иҗтимагый эшчәнлек алып барганы өчен Ор авылы клубы мөдире Раушания Мөдәрис кызы Гайнуллина Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
*** 
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, Улисьял авыл клубы бинасын капиталь төзекләндерүгә зур өлеш керткәне өчен «Водстрой» оешмасы Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
*** 
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район үсешенә зур өлеш керткәне һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач сөт-май комбинаты мастеры Камил Равил улы Шамилов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
*** 
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, район үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм юбилейлары уңаеннан Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  • Фатыйма Әхтәм кызы Бердыева — Шеңшеңәр авылыннан хезмәт ветераны;
  •  Хәмит Гәрәй улы Гәрәев — Куныр авылыннан хезмәт ветераны;
  •  Зәкия Харис кызы Зарипова — Чепья авылыннан хезмәт ветераны;
  •  Бибиәнвәр Мөбарәкша кызы Хәкимова — Куныр авылыннан хезмәт ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев