Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Балтачлылар район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, торак-коммуналь хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм 55 яшьлек юбилейлары уңаеннан, Балтач күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  • Идиал Мансур улы Вәлиев – Карадуган участогы мастеры;

  • Алмаз Әхмәт улы Латыпов – Бөрбаш участогы мастеры.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, “Маяк” җәмгыяте тракторчысы Зиннур Мулланур улы Гарипов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, “Смәел” җәмгыятенең директор урынбасары Фаил Габделхәмит улы Габделбәров Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район үсешенә һәм шәхси эшмәкәрлеккә зур өлеш керткәне, 60 яшьлек юбилее уңаеннан, шәхси эшмәкәр И.Г.Галиуллинда цех начальнигы булып эшләүче Юрий Михайлович Егоров Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, яшьләр политикасын тормышка ашыруга зур өлеш керткәне өчен һәм 65 яшьлек юбилее уңаеннан, “Форпост” директоры Фирдинант Шәрифҗан улы Гыйлемҗанов Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, сәламәтлек саклау үсешенә зур өлеш керткәне һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, район үзәк хастаханәсенең УЗИ табибы Изольда Җәүдәт кызы Сәфәрова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Нәтиҗәле эшчәнлеге, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм «Хезмәт кешесен данлыйбыз – 2025» республика конкурсында җиңү яулаганы өчен “Игенче” хуҗалыгы механизаторы Ильяс Рафис улы Сәмигуллин Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район үсешенә һәм район инвалидлар оешмасы эшчәнлегенә зур өлеш керткәне өчен, пенсионер, район инвалидлар оешмасы рәисе Рамазан Фәрзи улы Фәрзиев Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район салым хезмәте үсешенә зур өлеш керткәне өчен Федераль салым хезмәте районара инспекциясенең начальник урынбасары Фаил Фаиз улы Нигъмәтҗанов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Районның иҗтимагый тормышында актив катнашканы, үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Әфганистанның хәрби хәрәкәтләр ветераны Фидаил Корбангали улы Гыйләҗетдинов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район үсешенә зур өлеш керткәне һәм 90 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтачтан хезмәт ветераны Фәния Габделбәр кызы Минсафина Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, район үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм юбилейлары уңаеннан, Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  • Гыйззәтбану Зарип кызы Гыйматдинова – Смәел авылыннан хезмәт ветераны;

  • Сәгадәтбану Гайфетдин кызы Муллагалиева – Балтач бистәсеннән хезмәт ветераны;

  • Мөнирә Минһаҗ кызы Гыйльметдинова – Чепья авылыннан хезмәт ветераны.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, иҗтимагый тормышта актив катнашуы, инвалидларга бушлай юридик хезмәт күрсәтүгә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, районның сукырлар оешмасы җитәкчесе, юрист-консультант Ранил Таһир улы Гыйльванов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, “Сорнай” җәмгыятенең терлекчесе Людмила Николаевна Григорьева Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, мәгариф үсешенә зур өлеш керткәне һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Люция Илдус кызы Шәйхетдинова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев