Балтачның «Балтач» ял паркында бик матур бәйрәм чарасы оештырылды
Җәмгыять

Балтачның «Балтач» ял паркында бик матур бәйрәм чарасы оештырылды

Бәйрәм барышында район башлыгы Рамил Нотфуллин Салавыч күппрофильле лицее укучыларын һәм укытучыларын бүләкләде

 

Кичә халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Балтачның "Балтач" ял паркында бик матур бәйрәм чарасы оештырылды.

Бәйрәм барышында район башлыгы Рамил Нотфуллин иң элек "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсында илебез, Татарстан һәм район данын яклаган Салавыч күппрофильле лицее укучыларын һәм укытучыларын бүләкләп узды.

Шулай ук хезмәтне саклауга багышланган видеороликлар, республика күләмендә узган рәсем конкурсы җиңүчеләре дә район башлыгы кулыннан бүләкләр алды.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев