Балтачның лаеклы ялдагы директорлар һәм РОНО ветераннары өчен экскурсия оештырылды
Программа бик бай эчтәлекле иде
Күптән түгел лаеклы ялдагы директорлар һәм РОНО ветераннары белән яңа ачылган боз сараенда һәм соңгы елларда ремонт булган Кенә, Шубан мәктәпләрендә, әле генә 100 еллыгын билгеләп үткән Карадуган гимназиясендә булды.
Программа бик бай эчтәлекле иде.
Заманында районда хоккейны, гомумән, спортны үстерүгә зур көч куйган мәктәп директорлары Боз сараена чын күңелдән шатландылар. Кенә төп мәктәбе коллективы укучыларга патриотик тәрбия бирү буенча бик зур эш алып баруларын күрсәттеләр. Үзләрендә укып чыккан, зур дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү буенча яратып эшлиләр. Ватанны саклаучылар елы буларак та бабайларының, бүген махсус операциядәге авылдашларының батырлыгын һәр бала күңеленә үтеп керерлек итеп башкаруларын күрсәттеләр. Карадуган гимназиясенең 100 еллык бай тарихы, район мәгарифенең үсешенә зур өлеш керткән легендар шәхесләр күз алдыннан үтте, сагындырып искә төштеләр. Шубан мәктәбендә үткәрелгән ремонттан соң туган матурлык, уңайлыклар, кечкенә авыллар өчен могҗизага тиң үзгәреш булган. Эшләгән саен эшлисе килерлек. Балаларның кими баруы гына күңелне борчый.
Коллективларга, район мәгарифенә иң изге теләкләрен җиткереп, киләсе матур планнар корып таралышты ветераннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев