Балтачның «Наз» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә матур традиция яшәп килә
Мондый очрашулар социаль хезмәт алучыларның рухын күтәрә, аларга үзләренең кирәкле һәм кадерле булуларын аңларга ярдәм итә
Балтачның «Наз» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучыларның туган көннәрен котлау матур һәм күркәм традициягә әверелде.
Шушы көннәрдә түгәрәк өстәл артында җыелып, Венера Якупованың 84 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Венера ханымны социаль хезмәткәр Лилия Сәйфиева тәрбияли.
Бу бәйрәм чарасы күңелләргә шатлык өсти, өлкән буын вәкилләренә хөрмәт һәм игътибар күрсәтүнең мөһимлеген ассызыклый. Венера ханымга чын күңелдән бәхет, нык сәламәтлек, имин һәм тыныч тормыш телибез. з
Мондый очрашулар социаль хезмәт алучыларның рухын күтәрә, аларга үзләренең кирәкле һәм кадерле булуларын аңларга ярдәм итә. Балтач «Наз» үзәге коллективы киләчәктә дә шундый җылы һәм күңелле очрашулар үткәрүне дәвам итәр дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев