Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашкан балигъ булмаганнарга эшкә урнашканда эшләгән ай өчен 2 650 сум күләмендә финанс ярдәме түләнә
Балтач районының мәшгульлек үзәге 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны җәйге каникул вакытында һәм укудан буш вакытта вакытлыча эшкә урнаштыруны оештырган.
РФ Хезмәт кодексы нигезендә эш бирүчеләр яшүсмерләргә хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан түбән булмаган дәрәҗәдә түли. Моннан тыш, мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашкан балигъ булмаганнарга эшкә урнашканда эшләгән ай өчен 2 650 сум күләмендә финанс ярдәме түләнә. эшкә урнашкан балигъ булмаганнарга эшкә урнашканда эшләгән ай өчен 2 650 сум күләмендә финанс ярдәме түләнә.
Исегезгә төшерәбез, яшүсмерләрне эшкә урнаштыру «Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дәүләт программасы кысаларында оештырыла, ул «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев