Балтачта 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен профилактик медицина тикшерүләре уздыру дәвам итә
Бүгенге көндә проектта 65 яшьтән өлкәнрәк 759 пенсионер катнашкан, бу гомуми планның 63%ын тәшкил итә
Балтач районы территориясендә, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен «Өлкән буын» федераль проектының «Гаилә» милли проекты кысаларында, диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүләре уздыру дәвам итә.
Фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре сәфәр алдыннан пенсионерларга гомуми тикшерү һәм сораштыру үткәрәләр, кан басымын үлчиләр. Өлкән яшьтәге гражданнарны район хастаханәсендә табиб-терапевтлар кабул итә.
Өлкәннәр район үзәк хастаханәсенә алып килгән өчен рәхмәт белдерәләр. Карадуган авылында яшәүче Галия Шаһапова ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерә. Галия апа өйдә көч-хәл белән генә йөри, хастаханәгә дә үзе бара алмый. Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмасына диспансеризация үткәрү өчен китерү буенча «Өлкән буын» Федераль проекты нәкъ менә Галия апа кебек аз хәрәкәтләнүче гражданнарның тормышын җиңеләйтә.
Бүгенге көндә проектта 65 яшьтән өлкәнрәк 759 пенсионер катнашкан, бу гомуми планның 63%ын тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев