Балтачта 92 яшьлек Шәмсенур Насибуллина сайлау участогына үзе килде
Шәмсенур апаның кызлар кебек йөгереп сайлауга үзе килүе чын мәгънәсендә соклану хисләре уятты
Бүген Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлыйбыз. Елның иң зур сәяси вакыйгасы. Әлеге чарадан Балтач бистәсенең СМУ микрорайонында яшәүче Шәмсенур Насибуллина да читтә калмады. Ул районыбызның иң өлкән сайлаучыларының берсе. Быел аңа 92 яшь тулды. Бүген ул сайлау участогына үзе килде.
- Дөньялар имин булсын, җитәкчеләребезгә миһербанлык, үзебезгә, балаларыбызга саулык-сәламәтлек, мул тормыш телим, - дип изге теләкләрен тели-тели үз тавышын бирде Балтачның иң өлкән сайлаучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев