Балтачта Алтын, Зөбәрҗәт туй көннәренә тигезлектә ирешкән күркәм гаиләләрне бүләкләделәр
Авылдашлары арасында хөрмәт казанып, үз көчләре белән нык нигезле гаиләләр төзеп, бала-оныклары өчен дә һәрчак терәк-таяныч булып яшәүче әлеге гаиләләребез тормышы киләчәктә дә имин булсын!
Балтачта 50-55 ел парлы тормыш сукмагыннан атлап, Алтын, Зөбәрҗәт туй көннәренә тигезлектә ирешкән күркәм гаиләләрне бүләкләделәр.
50 ел бергә гомер иткән Нөнәгәрдән Розалия һәм Нургаяз Әүхәдиевлар, Балтачтан Халит һәм Гөлирә Заитовлар, Рәсүлә һәм Рашит Хөснетдиновлар, 55 ел бергә гомер иткән Нормадан Фәридә һәм Сәйдәш Исрафиловлар, Бөрбаштан Рузилә һәм Наил Шакировлар, Арбаштан Нурия һәм Равил Җәләлиевлар, Югары Шубаннан Рашидә һәм Габделәхәт Җәләевлар җирлегебезнең иң күркәм һәм тигез гаиләләреннән санала.
Авылдашлары арасында хөрмәт казанып, үз көчләре белән нык нигезле гаиләләр төзеп, бала-оныклары өчен дә һәрчак терәк-таяныч булып яшәүче әлеге гаиләләребез тормышы киләчәктә дә имин булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев