Балтачта атналык утырыш узды: ниләр хакында сөйләштеләр
Көн тәртибендә күтәрелгән мәсьәләләр буенча җаваплы җитәкчеләрнең чыгышлары тыңланылды
Бүген район советының зур утырышлар залында атналык киңәшмә узды. Киңәшмә урманнарны уттан саклау мәсьәләсен караудан башланды.
Көн тәртибендә төзелеш өлкәсендә эш торышы, авыл җирлекләренең Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерлеге, җирлекләрне чистарту, төзекләндерү мәсьәләләре, Борбаш авылы җирлегенең социаль-икътисадый үсеше, максатчан юллама буенча укыту механизмы, дәүләт ярдәме чараларын куллану һәм 2025 елда кадрлар ихтыяҗы турында эш бирүчеләрдән сораштыру уздыру нәтиҗәләре мәсьәләләре күтәрелде, авыл хуҗалыгы тармагындагы агымдагы эшчәнлеккә анализ ясалды.
Көн тәртибендә күтәрелгән мәсьәләләр буенча җаваплы җитәкчеләрнең чыгышлары тыңланылды.
- Күтәрелгән һәр мәсьәлә буенча эзлекле эшчәнлек таләп ителә, алар һәрберсе районның киләчәген һәм халыкның уңайлы тормыш-көнкүрешен кайгырту максатыннан эшләнә, – диде район башлыгы Рамил Нотфуллин атналык утырышка нәтиҗә ясап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев