Балтачта балигъ булмаганнар белән эшләү, аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды
Утырыш эшендә Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник наркология диспансеры баш табиб урынбасары катнашты
Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалында Балтач районының балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Утырышның көн тәртибендә яшүсмерләр арасындагы җинаятьләргә каршы көрәш чараларын көчәйтү, алар катнашында иҗтимагый куркыныч гамәлләрне кисәтү, наркотик һәм психотроп матдәләрне законсыз куллануны профилактикалау һәм яшүсмерләрнең гаиләләрен спорт, мәдәни чараларга җәлеп итү кебек мәсьәләләр каралды. Көн тәртибендә күтәрелгән мәсьәләләр буенча чыгышлар тыңланды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник наркология диспансеры дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табиб урынбасары Степан Матвеевич Криницкий катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев