Балтачта «Күршефест» күршеләрне кабат бер мәйданга җыйды
Җәмгыять

Балтачта «Күршефест» күршеләрне кабат бер мәйданга җыйды

Чарада төрле яшьтәгеләр өчен күңелле стартлар, заманча инвентарьлар кулланып элеккеге ишегалды уеннары оештырылды

Балтач бистәсенең Төзүчеләр урамы, 5 йорт адресы буенча, «Ишегалдында җәй» спорт-күңел ачу чарасы узды.

«Ишегалдында җәй» проекты «Татарстанда җәй» һәм «Безнең ишегалды» республика программалары кысаларында тормышка ашырыла. 

Чарада төрле яшьтәгеләр өчен күңелле стартлар, заманча инвентарьлар кулланып элеккеге ишегалды уеннары оештырылды. Истәлеккә фотосурәтләр ясау мөмкинлеге биргән фотозонадан да яше-карты бик канәгать калдылар.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев