Балтачта «Мәхәллә» бәйрәме узды
Бәйрәмнең төп максаты - шушы якын тирә күршеләрне берләштерү, таныштыру иде
13 июль көнне Бистәбезнең «Балтач нуры» мәчете мәхәлләсе өчен «Мәхәллә» бәйрәме узды.
Бәйрәмнең төп максаты — шушы як тирә күршеләрне берләштерү, таныштыру иде.
Бәйрәмне «Балтач нуры» мәчете имамы Илгиз хәзрәт Әхмадуллин үзе алып барды. Ул шушы якта гомер итүче иң олы кешене, иң яшь парны һәм яңа туган сабыйны бүләкләп узды.
Бәйрәм балалар, яшүсмерләр һәм зурлар өчен милли уеннар белән үрелеп барды. Шулай ук, балалар шигырьләр сөйләп, мөнәҗәтләр һәм Коръән укып та бүләкләнделәр. Милли уеннарны «Балтач нуры» мәчетендә белем бирүче мөгаллимәләр уздырды.
Кечкенә баладан алып өлкән апалар да уеннардан читтә калмады, рәхәтләнеп катнаштылар.
Чара ахырында коймак белән кайнар чәй, пылау белән сыйладылар. Балалар баллы мамык, туңдырма ашап, батут, атынчыклар да атынып ял иттеләр.
«Әлеге бәйрәмне оештыруда көчләре кергән, малларын сарыф иткән барчасына да зур рәхмәт, мондый бәйрәмнәр ешрак үтсен иде, рәхәтләнеп ял иттек» — дип рәхмәтләрен белдерде килгән кунаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев