Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Балтачта район Советының кырык бишенче утырышы узды: ниләр хакында сөйләштеләр?

Күтәрелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде

Бүген район Советының зур утырышлар залында дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының кырык бишенче утырышы узды.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  • Балтач муниципаль районынын 2024-нче елгы бюджет үтәлешен раслау турында; 
  • Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районынын 2025 елда һәм 2026-2027 елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында;
  • Балтач муниципаль районының агымдагы елның 3 айлык бюджет үтәлеше турында;
  • Балтач район Советының «Балтач муниципаль районының җирле үзидарә органнарында сайланып куелып үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручыларның, муниципаль хезмәткәрләрнең айлык хезмәт хакын билгеләү һәм аны башкару тәртибе турында» 2018 елның 28 апрелендәге 127 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында;
  • Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, һәм аларга ярдәм инфраструктурасын төзи торган оешмаларга бирү өчен билгеләнгән Балтач муниципаль районы милкендә булган һәм өченче затлар хокукларыннан (кече эшмәкәрлек субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш) ирекле мөлкәт исемлегенә өстәмәләр кертү турында;
  • «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең 2025 елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру фараз планына (программасына) өстәмәләр кертү турында;
  • Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы территориясендә муниципаль контрольгә кагылышлы өлешендә аерым норматив-хокукый актларга үзгәрешләр кертү турында (муниципаль җир контроле, урман контроле, автомобиль транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турындагы Нигезләмәләр);
  • Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында аерым категориядәге затларга чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм булдыруны, акчалар һәм кыйммәтле әйберләр саклауны тыю турында Нигезләмәне үз көчен югалткан дип тану хакында;
  • Куныр җирлегенә кергән Ямбурова авылын бетерү турында;
  • 2024 елда районда кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен саклау турында.

Күтәрелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде. Утырышны район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев