«Геройлар Аллеясы» паркы артындагы яңа төзелә торган паркта юкә агачлары утыртылды.
В. И. Вернадский экология фонды ярдәме белән ООО «Газпром» оешмасының әйләнә-тирә мохитне саклау хезмәте җитәкчесе — Гончарь Елена Николаевна, якташыбыз — Илнар Ирек улы Фазлыев Балтачка килде.
Алар «Балтач газы» оешмасы хезмәткәрләре, район башкарма комитет житәкчесе, бүлек башлыклары белән берлектә «Геройлар Аллеясы» паркы артындагы яңа төзелә торган паркта юкә агачлары утыртты.
Шулай итеп Балтачыбызда В. И. Вернадский аллеясы булдырылды.
Нет комментариев