Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Балтачта «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эшенең нәтиҗәлелегенә багышланган эшлекле киңәшмә узды

Контроль хәбәрнамәләр белән эшләүгә йомгак ясалды

Бүген безнең районда Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы эшенең нәтиҗәлелегенә багышланган эшлекле киңәшмә узды.

Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау мониторингы кысаларында районга Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Харисовна Сабурская килде.

Визитның максаты муниципалитетларның гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләвенең нәтиҗәлелеген бәяләү һәм килеп туган проблемаларны оператив хәл итүдә уртак алымнар эшләү иде.

Киңәшмәдә Балтач районы прокуроры Алмаз Минахмат улы Сәгыйтьҗанов, Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов һәм Әтнә, Арча, Кукмара һәм Саба муниципаль районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында биш муниципаль берәмлектән контроль хәбәрнамәләр белән эшләүгә йомгак ясалды. Күрше районнар тәҗрибәсен анализлауга аерым игътибар бирелде: "Халык контроле" платформасында мөрәҗәгатьләрне эшкәртүдәге иң яхшы тәҗрибәләр һәм типик кыенлыклар турында фикер алыштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев