Балтачта Закировлар чын күңелдән бүләк өләште (фото)
Җәмгыять

Балтачта Закировлар чын күңелдән бүләк өләште (фото)

Закировлар гаиләсенең әлеге күркәм гамәле районда узачак «Язгы игелек атнасы» ның матур башлангычы булыр дип өметләнәбез.

Ел саен шәхси эшмәкәрләр Асия һәм Радик Закировлар гаиләсе үткәрә торган «Чын күңелдән» хәйрия акциясе кысаларында Балтач районының сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 162 балага азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

Гөлнара Радиковна һәм Рамил Радикович кайбер балаларның өйләрендә булып күчтәнәчләрне үзләре тапшырды. 

Балаларда, аларның әти-әниләре дә игелекле эшмәкәрләргә ихластан рәхмәт сүзләре ирештерде.

Закировлар гаиләсенең әлеге күркәм гамәле районда узачак «Язгы игелек атнасы»ның матур башлангычы булыр дип өметләнәбез. 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


закировлар

Нет комментариев