Бар микән ул татар йөрәгенең Атка сокланмаган чаклары?!
20 сентябрь көнне районыбызда «Аргамак» ат спорты фестивале уздырылачак дигән игъланны ишеткәч, күп кенә райондашларыбыз гади ат чабышы гына буладыр дип күзалдына китергәннәрдер. Ләкин, зур масштаб-лы мондый чараны үз күзләрең белән генә күргәч ышанырлык шул.
Ул көнне «Сабантуй» ял паркы янындагы мәйданчыкта алма төшәрлек тә урын юк иде. Машиналарның күплегеннән үк халык санын чамалап булды. Бәйрәм чарасына килгән һәркемне матур чулпылар таккан, бизәлгән атлар каршы алды. Сәүдә нокталары да бихисап иде, күңелең ни тели, шуны авыз итәргә мөмкин. Бар халык ат чабышы уза торган мәйданга агыла. Анда матур итеп сәхнә эшләп куелган һәм һәркемне кайгырту йөзеннән экран да урнаштырылган иде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм килгән кунаклар — Татарстан Респуб-ликасы Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов райондашларны, читтән килгән кунакларны сәламләп уздылар. Атчылыкка зур игътибар бирә торган хуҗалык җитәкчеләре, атларны тәрбияләүгә зур көч куючылар хөрмәтләнеп, бүләкләп үтелде.
— Соңгы ун елдан артык вакыт эчендә шушы мәйданда ат чабышларын һәрдаим үткәреп киләбез. Анда халык бик яратып, матур итеп, ат чабышларын карарга килә. Бу районыбыз халкының, кунакларның ат чабышын яратуын күрсәтә торган бер мисал дияр идем. Гомумән, ат халкыбыз тормышында элек-электән зур урын биләгән. Һәрвакытта ат халыкның тугры дусты һәм юлдашы булган. Бабаларыбыз аның белән яу кырына да киткәннәр, сабанын да чәчкәннәр, җирен дә эшкәрткәннәр, озын юлларда да йөргәннәр. Шулай ук Сабантуйның күрке дә һәрвакыт ат чабышы булып торган. Шушы традицияләрне без дәвам итеп, «Аргамак» фестиваленә нигез салабыз. Гомумән, республикабызда атчылыкка зур игътибар бирелә. Районыбызда 2700гә якын ат асрала һәм һәр елны 530-550 колын алына. Безнең алда торган төп бурыч — киләчәктә ат санын 4000 башка җиткерү һәм халкыбызны, бигрәк тә яшьләрне ат спортына тарту.
Районыбыз атларының һәм җайдакларының җиңүләре дә бик күркәм. Республика бәйгеләрендә, Казан ипподромында, күрше регионнарда безнең җайдакларыбызның, чабышкы атларыбызның уңышлары бар, әле киләчәктә бу өлкәдә эшлисе эшләребез дә бар һәм шулар нигезендә уңышлар безне тагын сөендерер дип ышанып калам.
Шушы бәйрәмне үткәрүгә булышлык иткән иганәчеләргә олы рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә шушы фестиваль дәвамлы булыр дигән ышанычта калам, — диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.
«Аргамак» фестивале республиканың төрле районнарыннан, чит төбәкләрдән ат һәм аларның җайдакларын җыйды. Атлар тарих битеннән югалмаган әле дигән фикер сызылып үтте. Бу көнне кая карасаң да атлар иде. Җигелгәне дә, йөк ташый торганы да, чабышкылар да, олимпия спорт төрендә катнаша торганнары да һәм башкалар. Тарихи үткәнебез, тирән тамырларыбыз белән рухланып, фестиваль дә бизәлгән тройкалар (өстәге фотода) һәм пар атлар парады, мәйдан әйләнеш белән башланып китте. Чабышкы атларның узышын да тамашачылар бик кызыксынып карады. Әйләндереп алынган мәйданда конкур спорт төрендә чыгыш ясаучы атларның төрле киртәләр аша узганнарын күрергә була иде. Гомумән, бу көнне кызыклы ярышлар күп булды. Шуларның берсе — йөк ташу. Ике кечкенә рулонны ат арбасына төяп, аннары берничә метр араны атта чабып узарга һәм йөкне бушатырга кирәк иде. — Эх, яшь чакларны искә төшерде бит бу ярыш. Яшь чагыбызда без дә шулай йөк төяп йөри идек бит аткайларга, — дип истәлекләрен барлый-барлый ярышка тамаша кылды ике абзый. Биредә көч сынашучылар өчен җан атучылар да байтак иде. Халыкның бер өлеше ат чабышы бара торган мәйдандагы тамашаларны караса, икенче өлеше читтәге мәйданчыкта оештырылган уеннарга хозурланды. Моңарчы булмаган, кабатланмаган уеннарны күрергә мөмкин иде анда: костюмнар киеп сыер саву, тимер атны иярләү (астагы фотода), бер урында торучы велосипедны әйләндереп тәмле су эчү һәм башкалар. Районыбыз халкы бар якка да булган шул безнең, әлеге уеннарда да күпләр үз көчләрен сынап карадылар.
Шулай ук сәхнә дә буш тормады. Бәйрәмне татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Рафис Кәлимуллин һәм Илсөя Бәдретдинова үзләренең дәртле биюләре, матур җырлары белән тагын да онытылмаслык иттеләр.
Бүген ат безнең тормышта мөһим рольне уйнамый дип әйтеп булмый. Дөрес, элегрәк, колхозлар вакытында ат бөтен транспорт чарасын да, эш коралын да алыштырган. Хәзер авыл хуҗалыкларында ат урынына — заманча тимер атлар. Тимер атны тоту җиңелрәк, ә ат тәрбияләү, аны үстерү — четерекле эш. Моңа да карамастан, безнең районда ат асраучылар шактый әле. Бигрәк тә чабыш аты асраучылар бар. Ә бу исә, икеләтә катлаулырак. Тормышыбыз ничек кенә үзгәрмәсен, ничә ат көчле егәрле техникалар килеп кермәсен, ат җене кагылган кешеләребез бар әле. Быел беренче мәртәбә районыбызда киң масштаблы итеп үткәрелгән «Аргамак» ат спорты фестивале дә шуны дәлилли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев