Бари улы Фәрт — Ватан солдаты
Балтач бистәсенең Комсомол урамындагы йортта гомер кичерүче, тыйнак, һәр кешегә ихтирам белән эндәшүче Равил Бариевны районыбызда күпләр беләләр
Балтач бистәсенең Комсомол урамындагы йортта гомер кичерүче, тыйнак, һәр кешегә ихтирам белән эндәшүче Равил Бариевны районыбызда күпләр беләләр. Озак еллар төрле оешмаларда эшләде, тормыш иптәше Фирая ханым белән 3 кыз бала тәрбияләп үстерделәр, инде оныкларын сөяләр. Күптәннән лаеклы ялда булса да, бүген дә аның хезмәтенә районыбыз төзүчеләребезнең ихтыяҗы зур, чөнки ул вентиляция өлкәсендә районда бердәнбер белгеч, дип әйтергә тулы нигез бар.
Шулай бер очрашкач, сугыштан бер аяксыз булып кайтып, гомеренең ахырына кадәр дистәләгән ярчыкны тәнендә йөртеп, ә шулай да язмышына уфтанмаган, һәрчак көр күңелле, Бөек Ватан сугышыннан беренче группа инвалид булып кайткан әтисе Фәрт ага Бариев турында истәлекләрен уртаклашты:
— Әти — Бари улы Фәрт 1924 елның 10 октябрендә Балтач авылында дөньяга килә. 9 сыйныфны тәмамлагач, 1941 елның март аенда 17 яшьтә комсомол чакыруы буенча Ерак Себергә, Комсомольск шәһәренә китә. Бөек Ватан сугышы башлануын да шунда ишетә. Хәрби комиссариатка берничә тапкыр мөрәҗәгать итүенә карамастан, аны заводта «бронь» белән калдыралар. 1943 елның маенда бертөркем эшчеләрне Куйбышев (хәзер — Самара) шәһәренә җибәрәләр. Шәһәрнең хәрби комиссариаты Кызыл Армия сафларына җибәрү турында яшь егетнең үтенечен канәгатьләндерә, ул сугышка алына.
Берникадәр өйрәнүләр үткәч, Фәрт аганы фронтка, хәрәкәттәге армиягә җибәрәләр. 1943 елның октябрь аенда Калуга өлкәсендә ул беренче чирканчык ала, башта автоматчы, аннан пулеметчы була. Немец илбасарлары чигенүгә карамастан, алар, үзләре үк җимергән шәһәр-авылларны крепостьларга әйләндереп, каты каршылык күрсәтәләр. Әмма Кызыл Армияне инде туктатып булмый. Смоленск, Калуга өлкәләре азат ителә. Шундый канлы бәрелешләрнең берсендә Фәрт ага яраланып госпитальгә эләгә. Бераз сәламәтләнүгә, яңадан фронт. Инде дош-ман Белорусия җиренә кадәр чигенә, ныгытмалар төзеп, һаман да зур каршылык күрсәтә. Фронт сызыгында аз гына тынлык булуга, сугышчылар яңа кораллар белән эш итәргә өйрәнәләр, Фәрт агага снайпер винтовкасын тапшыралар. Бу коралы белән якташыбыз күп фрицларның башына җитә, батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә, ул хезмәт иткән өченче Белорусия фронты Орша, Гродно шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Бәрелешләрнең берсендә, якында гына дошман снаряды шартлавыннан Фәрт ага тирән контузия ала. Бу хәлендә аңа снайперлык винтовкасыннан аерылырга туры килә, госпитальдән соң батыр солдат Т-34 танк экипажына радист-пулеметчы булып билгеләнә.
Ул хезмәт иткән 120 аерым танк бригадасы Вильнюс, Каунас һәм башка шәһәрләрне азат итеп, Польша җиренә бәреп керә, төрле гаскәрләрдән тупланган дошман төркемнәренең нык каршылыгын җиңеп, Кинегсберг (хәзерге Калининград) шәһәренә килеп җитә. 1945 елның 28 февралендә, шәһәрне камап, инде Балтыйк диңгезенә санаулы чак-рымнар калгач, һөҗүм барышында дошман снаряды тиеп, аларның танкларына ут каба. Фәрт ага иптәшләренә чыгарга булыша, киемнәре ялкынга чорналган хәлдә люктан чыкканда, аның баш очында тагын бер снаряд шартлый. Авыр яраланган, янган сугышчыны госпитальгә озаталар, хәрби табиблар аның гомерен саклап калу өчен барлык көчләрен куялар. Ә шулай да кыйпылчыклардан чәрдәкләнеп беткән, инде гангрена башлаган бер аягын кисмичә булдыра алмыйлар, кыйпылчык-лар белән тулган икенче аягының да ике бармагы киселә.
Ветеран Җиңү көнен госпитальдә каршылый. Озак вакытлар госпитальләрдә дәвалангач, Фәрт ага 1946 елның җәендә Балтачка кайта. Күмпедер вакыттан соң батыр солдатның кадерле бүләге дә кайтып җитә. Сугыштагы батырлыклары өчен ул өченче дәрәҗә «Дан» ордены белән бүләкләнә.
Фәрт ага тулы канлы тормыш белән яши, район, республика, илебез яңалыклары белән даими таныш була, төрле шәһәр санаторийларында ял итәргә дә мөмкинлек таба. Тыл ветераны Закир кызы Сөембикә белән тормыш коралар, 3 бала тәрбияләп үстерәләр.
— Әтине, әнине даими искә алабыз, нинди җитешсез вакытлар булса да, алар авырлыкларны бергә җиңделәр, гөрләтеп яшәделәр. Инде безнең үзебезнең оныклар бар, балалар, оныклар, оныкчыклар үзләренең батыр бабаларын — Ватан солдатын онытмасыннар иде, — ди Равил абый.
Фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев