Кичә Балтачта Туган телләрне саклау һәм үстерүдә милли мәгариф, мәдәният, социаль өлкәләрдәге эшчәнлек буенча зональ семинар-киңәшмә узды.
Көн дәверендә телләр мәсьәләсенә кагылышлы эшлекле чараның пленар утырышында, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка медаль һәм "Хезмәт" газетасы коллективына, газетаның баш мөхәррире-җитәкчесе Вакыйф Зәкиевка ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең Рәхмәт хатлары бирелде. Бүләкләрне комиссия рәисе үзе кул кысып тапшырды.
Нет комментариев