Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Батырларга мәңгелек дан!

9 декабрь - Геройлар көне. Әлеге бәйрәмне зурлап үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелеп бара. Бу көннәрдә чаралар Россия Герое, очучы Олег Исаев истәлегенә дә үтте.

Мәрхүм Иске Көшкәт авылы егете буларак, шул җирлектәге мәгариф, мәдәният учреждениеләре аның турындагы истәлекләрне яңартып, кичәләр оештырды. Геройның әти-әнисе Вера Петровна белән Николай Степановичка башкалабыз Казанда РФ Президентының Идел буе федераль округының вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич катнашындагы тантанада хөрмәт күрсәтелде.
Аңарчы алар тулы бер делегация составында Казан Кремленә экскурсия ясадылар, башкала урамнарының берсенә герой-шагыйрь Фатих Кәримгә мемориаль такта куюда катнаштылар, Җиңү паркында булдылар, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында бәйрәм тамашасы карадылар, Казан Ратушасындагы тантаналы чарада бүләкләнделәр. Бик күп бүләкләргә өстәп, Балтач муниципаль район башлыгы тарафыннан да күчтәнәч тапшырылды үзләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250