Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Бәхетле хатын-кызның эчәр суы янында була

Челтерәп аккан чишмәгә суга дип килгән идем, Тиз генә әйләнеп кайтырмын дигән идем...

Бәхетле хатын-кызның тотар суы, эчәр суы якында, янында була, диләр иде элек әби-бабайлар. Бу чишмә авылыбызның күпме кешеләрен бәхетле итте. Чөнки ул үткән көздә 1,5 чакрым ераклыктан китерелеп, халыкка хезмәт итте инде. Менә быел матур итеп чишмәбез түбә астында кертелде. Күрегез әле нинди сихри гүзәллек. Монда киләсе генә килеп тора. Челтерәп аккан чишмәгә суга дип килгән идем. Тиз генә әйләнеп кайтырмын дигән идем, дип җырлап җибәрәсе генә кала.

Авылыбыз өчен шундый изгелек, матурлык эшләүче авылдашыбыз Фердинанд Хәйруллинга зур рәхмәт. Чишмә аның әнисе хөрмәтенә «Язилә чишмәсе» дип аталды. Бу чишмә төзелешенә хезмәте кергән ир- егетләребезгә рәхмәт яусын. Барыгызга сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар телибез.

Гөлзифа Нәҗипова,

Чутай авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев