Бер яхшы эшең мең яхшы сүзеңнән артык
Эшмәкәрлек белән тынгы, ял белмәгән кеше генә шөгыльләнә аладыр
Бөрбашта чит җирләрдән килгән кешеләр еш була. Шулай булмый ни, бу авыл хәзер бөтен Рәсәйгә данлыклы бит. Авылның имамы, инде ике дистә елдан артык Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт башлап йөреп, Бөрбаш күз алдында үзгәрде, яшәрде. Авылның бар җире җитешкән, яшәүчеләр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган биредә. Шуның өстенә, Бөрбаш авылы үзенең тырыш халкы, эшмәкәрләре белән дә танылган дип әйтергә тулы нигез бар. Шундыйларның берсе — Илшат Гыйльмуллин. Соңгы 10 елда гына да аның ит ризыклары җитештерү цехында Бөтендөнья татар Конгрессы кунаклары ике тапкыр булдылар, җитештерелгән продукция — ат итеннән ясалган казылык, ысланган, тыгызланган ит Рәсәй төбәкләреннән килгән эшмәкәрләрнең берсен дә битараф калдырмады.
2015 елда алар үз эшләрен башлаганнар. Башлаганнар дип шуңа яздым, чөнки Илшат әфәнде янында бу башлангычта дистә ел аның уң кулы, баш киңәшчесе, ярдәмчесе, төп эшчесе — Рамилә ханым. Үзләре бу эшләрен башлап җибәрүен очраклы гына булды дип санасалар да, бу дөньяда очраклык юктыр.
Илшат Гыйльмуллинның бүгенге бизнесы кечкенә генә ыслау җайланмасыннан башланган. Ә хәзер цех тулы куәтенә эшли. Эшче көчләр дә табылган, эш җиңел булмаса да, түләве тиешенчә һәм вакытында башкарылып килә. Аларга эш урынында уңайлы шартлар тудырылган: цехның ял итү, ашау, юыну бүлмәләре бар. Ел әйләнәсе сыер, ат, каз, үрдәк, тавык ите ыслана, казылык, колбаса, бастырма ясала монда.
— Заказлар, шөкер, күп, — ди Рамилә. — Кышкы сугым чорында аеруча күп була, бер тәмен, җаен белгән кеше ел да күп итеп, төрлесеннән эшләтә. Калган чорларда да тик торганыбыз юк. Бирелгән иттән үз хуҗасына ул сораган продукция-не эшләп бирәбез. Итләр бер-берсе белән берничек тә буташа алмый. Итләрне кабул итүгә, туңдыргычка кертәбез. Шөкер, зур күләмдә сыйдырышлы яхшы туңдыргычыбыз бар. Әзер продукцияне дә, үлчәп, тәртипләп бетерүгә, суыткычларга кертәбез (шундый ике бүлмәләре бар). Дөрес, продукция бездә озак тормый, заказлары әзер булуга шалтыратабыз, тиз арада килеп алып та китәләр. СВОда катнашучы егетләр янына баручы волонтерларыбызга даими рәвештә төрле асссортиментта ит эшләнмәләре, тушенкалар биреп җибәрәбез, сугыш кырында булган егетләрдән рәхмәт сүзләрен ишетү безнең өчен иң зур бүләк.
Эшмәкәрлек белән, дөрестән дә тынгы, ял белмәгән кеше генә шөгыльләнә аладыр. Илшат Гыйльмуллин моңа ачык мисал. Продукциянең ассортиментын арттыру максатыннан, моннан ике ел элек аерым зур бина салып, яңа җиһазлар алып, тушенка чыгара башлаганнар. Җәй айларында заказлар аз булганда, коллективны таратмау өчен, шушы бинада лимонад ясау турында хыяллана башлый Илшат. Хыялны тормышка ашыру өчен иң башта җиһазы кирәк — анысына узган ел бераз тотылган, азрак арзанайган линияне сатып, урнаштыралар. Лимонад ясау өчен суы кирәк, коесын да казытырсың, әмма суны тиешле таләпләргә китерер өчен тагын өстәмә җиһаз куйдырмый булмый. Алай гына түгел, бармак башы кадәр кечкенә формадан литр ярым су салына торган пластик шешә өрдереп ясый торганы да кирәк икән.
— Җитештерү линиясен эшкә җибәрү кыен икән. Шөкер, хәзер менә эшли башладык. Әле тагын бер линиябез бар. Бу цехта 4 кеше эшли, Рамилә ит цехында булса, бушаган арада үзем монда, Казанда белем алучы кызым Гөлүсә ялларын, буш вакытын шушында үткәрә. Читтән карап торганда, судан акчаны тиз генә эшлиләр икән дигән фикер туарга мөмкин. Мин инде андый фикерле кеше үзе эшләп карасын иде, дип әйтәсем килә. Лимонад, тархун, лимонлы су шикелле эчемлекләрне инде 6 төрдә җитештерә башладык.
Илшат Гыйльмуллинны бүген Бөрбашта тоту кыен. Әзер продукцияне төяп Балтач, Арча, Әтнә, Кукмара районнарына илтәләр. Хәзергә үземә дә бармыйча ярамый, урыннарда заявкалар да җыябыз, нинди су ничек сатылганын да үз күзләрем белән күрмичә булмый, ди ул. Лимонадлар, сулар ике төрле тутырыла, безнең буын күнеккән ярты литрлы пыяла һәм литр ярымлы пластик шешәләрдә. Пыяла шешәләрне Ижевск шәһәреннән 120 чакрым узып үзләре алып кайталар, китерәсе булса, бер килүләре 30-40 мең сумга чыга икән.
Су сату юнәлешендә конкуренция күп икәнен һәркем белә. Кибеттә бит нинди төрле генә сулар юк, шулар арасыннан синекен сайлап алсыннар өчен реклама да һәм иң мөһиме товарыңның сыйфаты да кирәк. Шәхси эшмәкәр буларак, хәзергә НДС белән эшләмиләр, аның белән эшләү өчен яңадан бер хисапчы тотарга кирәк, ди эшмәкәр. Куар кодлар белән сатуга күчү дә өстәмә чыгымнар сораячак, шул кечкенә кәгазь ябыштыру өчен ярты миллионлык җиһаз куярга кирәк, сатуга җибәрелә торган тәүлеклек продукциянең күләмен фаразлап бару да хәзергә мөмкин түгел, ди ул.
Ничек кенә булмасын, авырлыкларны җиңәргә, киртәләрне узарга ияләнгән эшмәкәр егет алга карап яши, эшли, тырыша.
Һөнәри бәйрәме уңаеннан Илшат Гыйльмуллинга, гаиләсенә, тупланган хезмәт коллективына ихлас күңелдән иң изге теләкләребезне җиткереп, сәламәтлек, бәхет телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев