Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Бер җылы сүз яки Балтачның итагатьле шоферлары хакында

Тукталышка килеп җиткәч, машинадан төшеп калган чакта шоферның "Сау булыгыз, исән-сау йөрегез", диюе аптырашта калдырды.

Юлларда йөргән чакта, төрле хәлләргә юлыгасың. Шоферларның төрлесе булган кебек, пассажирларның да көйлесе дә, көйсезе дә була. Кайчагында кем хаклы булуын да аңлавы авыр. Мин үзем "Абый, утырт" белән йөрүчеләр рәтенә кергәнлектән, пассажир күзлегеннән чыгып фикер йөртәм.
Тукталышларда кул күтәреп торган чакта, нигездә, таныш-белешләр генә туктый. Чит кеше килеп туктаса, бераз сәерсенеп тә карыйбыз. Беркөнне эштән кайтыш, тукталышта "Норма-Лызи" автобусын көтеп торам. Бер җиңел машина килеп туктады. Карыйм, таныш кеше түгел.
- Утырыгыз, әйдә, - ди шофер.
Ярар, минәйтәм, кайчагында бүтән кеше белән бутап, үз як авыллары кешеләренә ошатучылар да була. Икенче тукталышта исә, минем шикелле автобус көтеп торган танышын утыртты шофер.
Тукталышта рәхмәт әйтеп төшеп калырга әзерләнеп барам. Ә шофер мине гаҗәпкә калдырып:
- Сау булыгыз, исән-сау йөрегез, - ди.
Бер җылы сүз... кеше турында күпме уңай фикер уята... Рәхмәт мондый бала тәрбияләп үстергән әти-әнигә, алар һәрчак балаларының игелекләрен генә күреп яшәсен, ә юлымда очраган игелекле шоферның юлларында исә һәрчак яшел ут кына янсын.
Фото: https://yandex.ru/images/search?p=2&text

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250