“Бердәм Россия”нең мобиль төркеме кабат Балтачта (фото)
"Бердәм Россия" сәяси партиясе бүлекчәләренең мобиль җәмәгатьчелекне кабул итү пунктлары бүген Карадуган һәм Сосна авыл җирлекләрендә эшләде.
Авыл халкының фикер-тәкъдимнәре, наказлары күп булып чыкты. Очрашуга беренчеләрдән булып килгән Фидәил Хәйруллин элеккеге мебель фабрикасы бакчасының ташландык хәлдә булуына борчылуын җиткерде. Программа нигезендә, халыкка ял итү урыны ясарга иде дигән хыяллар белән яшәвен белдерде.
Таузарлылар исеменнән исә Тәнзилә Гыйзәтуллина кибет булдыруда ярдәм сорады. 54 хуҗалыклы, 191 кеше яшәгән, кечкенә генә булса да, төзек булган авыл кибетсез тилмерә икән.
Карадуган авылының Сөембикә урамында яшәүче яшь гаиләләр өч ел инде яңа йортларга газ ялгый алмый. Электр уты белән генә яшәү авыр. Бөтен акчабыз, шуңа китә, гозеребезне ишетсеннәр иде, диләр.
Җирлекнең генә түгел, районның йөзек кашы булган Муса Җәлил музее да ярдәмгә мохтаҗ. 1911 елда төзелгән бинага реконструкция ясауда ярдәм сорыйбыз, ди директор Фирая Зыятдинова.
Кенә балалар бакчасы балалары әти-әниләре, тәрбиячеләре исеменнән мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Римма Низамиева килгән иде.
- Быел балалар бакчасы мәктәпкә күчерелде. Ә мәктәп янәшәсендә кечкенә балалар өчен уен мәйданчыгы юк. Балалар бакчасыныкына барыр өчен олы юл аша чыгасы. Биредән федераль юл уза, бик куркыныч. Исәбебез мәктәп территориясендә бакча балалары өчен мәйданчык ясау, Дәүләт Думасына сайланачак депутатлар безнең гозерне ишетсеннәр иде, ди Римма Наиловна.
Халык үзләрен борчыган сорауларны язмача рәвештә җиткерде һәм партиянең анкета сорауларына җавап та бирде.








Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев