Берлинда Плетцензее мемориалында Муса Җәлилне искә алдылар
Плетцензее мемориалы – Берлиндагы иң әһәмиятле истәлек урыннарының берсе
2026 елның 6 февралендә Берлиндагы Плетцензее мемориалында cовет һәм татар шагыйре Муса Җәлил хөрмәтенә чәчәк салу тантанасы узды. Чара аның тууына 120 ел тулуга багышланган иде.
Тантанада РФнең Германиядәге илчесе Сергей Нечаев, Россия дипмиссиясе һәм Берлиндагы рус йорты хезмәткәрләре, татар диаспорасы вәкилләре һәм ватандашлар катнашты. Катнашучылар мемориалга чәчәкләр салдылар, шагыйрьне искә алдылар.
Сергей Нечаев тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыклады, бигрәк тә Көнбатышта тарихны фальсификацияләү омтылышлары шартларында. Ул билгеләп үткәнчә, яшь буын әтиләренең һәм бабаларының батырлыкларын истә тотсын өчен, җәмәгатьчелеккә объектив дөреслекне җиткерергә кирәк.
Плетцензее мемориалы – Берлиндагы иң әһәмиятле истәлек урыннарының берсе. 1933 елдан 1945 елга кадәр биредә 20 илдән 2,8 меңнән артык кеше җәзалап үтерелгән. Ел саен комплекска меңләгән кеше килә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев