Без дә булдык анда Ташыдык су, тарттык бау да
21 март көнне бистәдә Нәүрүз бәйрәме гөрләде
«Сабантуй» ял паркында Балтач кышны озатты, язны каршы алды. Рәхәтләнеп бәйрәм итәр өчен көне дә кояшлы, матур иде. Ураза гаете көннәренең бәрәкәте «Нәүрүз» спартакиадасында катнашучыларга күтәренке кәеф өстәде. «Тургай» балалар бакчасының сөйкемле, чибәр хезмәткәрләре мичтә коймак пешерделәр, хуш исле чәйләр кайнады. Күңелле уеннарда көч сынашкан һәр команда вәкилләре бик канәгать калды. Командалар Балтач бистәсе җирлегендәге оешма-предприятие, учреждениеләрнең хезмәт коллективларыннан гыйбарәт иде. Барлыгы 21 команда катнашты. Без "Хезмәт«леләр дә булдык анда, аттык сөңге, тарттык бау да! «Хезмәт» газетасы, «Кайтаваз» радиосы белән бер команда булып, ярышларда активлык күрсәтеп, призлы урыннар яулады. Нинди генә ярышлар юк хәзер — бобслей ярышында 1 урынны — «Балтач сөт-май комбинаты», 2 урынны — мәшгульлек үзәге, 3 урынны — "Балтач Агрохимсервис«ы җәмгыяте командалары алды. Сөңге ату ярышы җиңүчеләре булып — 1 урында — «Водстрой» оешмасы, 2 урында — «Хезмәт» газетасы һәм «Кайтаваз» радиосы, 3 урында — Балтач торак-коммуналь хуҗалыгы командалары танылды. Итек атуда — Балтач торак — коммуналь хуҗалыгы (1 урын), мәгариф идарәсе (2 урын), райсовет һәм башкарма комитет (3 урын) командаларына тиңнәр юк икән. Коймак ярышы да булды әле, «Водстрой» оешмасы, район советы һәм башкарма комитет, «Хезмәт» газетасы һәм «Кайтаваз» радиосы командалары бу эшнең осталары икән бит! Гаилә эстафетасында Сергеевлар гаиләсе җиңеп чыкты, Нәкыйповлар гаиләсе — икенче урын, Нургалиевлар гаиләсе өченче урыннарны алды. Канат тарту ярышында 1 урын «Балтач газы» оешмасына, 2 урын социаль яклау бүлегенә, 3 урын район советы һәм башкарма комитет командаларына бирелде. Ир-егетләр арасында пневматик мылтыктан ату ярышы җиңүчеләре: 1 урында — Илшат Галимуллин, 2 урында — Тәлгать Галиев, 3 урында — Рәмис Закиров, хатын-кызлар арасында 1 урында — Гөлнара Әсхәтдинова, 2 урында — Фәния Йосыпова, 3 урында — Марина Мөлекова үзләренең мәргән икәнлекләрен расладылар.
Гомуми нәтиҗәләр буенча, 1 урынга район советы һәм башкарма комитеты, 2 урынга «Хезмәт» газетасы һәм «Кайтаваз» радиосы командасы, 3 урынга «Балтач газы» оешмасы командалары лаек булды.
Әнә шулай, озын ялыктыргыч кышны бәйрәмчә озатып, көч туплап ямьле язларга кереп барабыз. Хәере белән булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев