Натальяның сөйгәне - француз миллиардеры Антуан Арно, аларның уртак ике баласы бар.
Супермодель Наталья Водянова кияүгә чыга. Бу турыда ул социаль челтәрдә хәбәр итте. Аның сөйгәне - француз миллиардеры Антуан Арно. Фотода Водянованың атсыз бармагында зур балдак булуы күренә. «Бу бик яхшы ел булды. Киләсе елны да туганнарыбыз, якыннарыбыз белән бәйрәм итәсе килә», — дип яза ул.
Комментарийларда кияүгә чыгу турында сүз кузгатканнар. Наталья якын арада миллиардер сөйгәненә кияүгә чыгасын әйтә. Арно белән Наталья 2011 елдан бирле бергә, аларның ике баласы - Максим белән Роман үсә инде.
Наталья Водянова — модель, актриса, җәмәгать эшлеклесе. 2011 елда ул беренче ире — Британия аристократы Джастин Тревор Беркли Портман белән аерылышты. Бу ире белән Натальяның өч баласы бар. Алар Лукас Александр, Не́ва, Виктор.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев