Бөрбашта күңелле чара үтте (фото)
Җәмгыять

Бөрбашта күңелле чара үтте (фото)

Полимер балчыктан әвәләп ясау буенча мастер-класс узды.

30 июнь көнне халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре Бөрбашта, якын-тирәдәге авылларда яшәүче мөмкинлеге чикле балалар өчен күңелле чара үткәрде.

Чарада «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубына йөрүче волонтерлар да үз өлешен кертте.

Алар чарада катнашучыларга полимер балчыктан әвәләп ясау буенча мастер-класс уздырды.


Нет комментариев