Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Бөрбаш җитәкчесе – Татарстан делегаты

Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хәкимовны авылдашлары тынгы белмәс җитәкче булганы өчен хөрмәт итә. Авыл өчен нинди программалар гамәлдә, нинди субсидия каралган, ул аларның һәммәсеннән дә үз җирлеге халкы өчен файдаланып калырга тырыша.

Туган ягы, туган авылы өчен, халкы өчен башкарган хәерле эшләренең саны бихисап, алар хакында ул иркенләп, мактанып сөйләргә яратмый. Әмма жирлек башлыгының һәр эшләгән эше, кылган гамәле авылдашлары күз алдында. Әлеге хезмәтләрне күзаллау өчен шуларның берсе - авыл Сабан туе һәм Мөселман балалар бәйрәме уза торган ял паркын төзүне атау да җитә. Биредәге уңайлылык, матурлык һәм гүзәллеккә райондашлар гына түгел, чит республикалардан, ерак шәһәрләрдән кайткан кунаклар да зур соклану хисләре белдерделәр. Билгеле, Республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән уртак хезмәт әнә шулай матур нәтиҗәләре белән сөендерә.

Сәйдәш Хәкимов актив җәмәгать эшлеклесе дә әле ул. Узган ел ноябрь аенда "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге үткәргән конференциядә Сәйдәш Шәмсиевичны делегат итеп сайлыйлар. Татарстан делегатлары составында ул 3-6 февраль көннәрендә "Бердәм Россия" партиясенең Мәскәүдә узган 15 съездында катнашып кайткан иде.

Бу съезд вакытында сентябрьдә узачак сайлауларга кертеләсе кандидатларның исемлеге расланган. Татарстан делегатлары бердәм булып, бу зур киңәшмә эшендә үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250