Бүген районда бишенче чакырылыш Балтач районы советы сессиясенең өченче утырышы узды
Көн тәртипләре буенча җаваплы җитәкчеләрнең чыгышлары, тәкъдимнәре тыңланылды, киләчәк эшчәнлеккә бурычлар билгеләнде
Бүген, район советының утырышлар залында бишенче чакырылыш Балтач районы советы сессиясенең өченче утырышы узды.
1. Балтач муниципаль районының агымдагы елның 9 айлык социаль икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2026 елга, 2027-2028 елларның планлы чорына соңиаль-икътисади үсеш фаразлары турында.
2. Балтач муниципаль районының 2025 елга, 2026-2027 елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетка үзгәрешләр кертү турында.
3. Балтач муниципаль районының агымдагы елның 9 айлык бюджет үтәлеше
хакында.
4. Балтач муниципаль районының 2026 елга һәм 2027-2028 елларның планлы чорына бюджет проекты турында (беренче укылыш).
5. «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең 2025 елга муниципаль мөлкәтен (күчемле мөлкәтен) хосусыйлаштыру фараз планына (программасына) өстәмәләр кертү турында.
6. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль мөлкәте белән идарә итү һәм аны куллану турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
7. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы милкендәге муниципаль мөлкәтне арендага бирү тәртибе турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
8. Балтач муниципаль районының муниципаль предприятиеләрен һәм учреждениеләрен булдыру, үзгәртеп кору, бетерү буенча карарларны кабул итү тәртибе турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
9. Балтач муниципаль районында муниципаль хезмәт Вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнар тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыру, шулай ук Балтач муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыру хакындагы Нигезләмәгә үзгәреш кертү турында.
10. Татарстан Республикасы Балтач район Советының 2019 елның 19 сентябрендәге «ТР Балтач муниципаль районы „Норма авыл җирлеге“ муниципаль берәмлегенең генераль планын раслау хакында» 204 номерлы карарын үз көчен югалткан дип тану турында.
11. Балтач территориаль сайлау комиссиясе составына кандидатура тәкъдим итү турында.
Көн тәртипләре буенча җаваплы җитәкчеләрнең чыгышлары, тәкъдимнәре тыңланылды, киләчәк эшчәнлеккә бурычлар билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев