Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Буыннар чылбыры өзелми

Балтачыбызда хезмәт уңганнарын хөрмәтләү район Советы утырышында башланды. Озак еллар районыбызның үсеше өчен лаеклы хезмәт куйган ветераннарыбызны зурлау да буыннар чылбырының дәвамлы булуын күрсәтә.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга, җирле үзидарә органнарының эшчәнлегенә зур өлеш керткәне өчен озак еллар районыбыз башлыгы булып эшләгән хезмәт ветераны Зарипов Марат Хәй улы «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең Мактау билгесе белән бүләкләнде. Шулай ук аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннары Советының «Агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» дигән күкрәк билгесе тапшырылды.
Чирек гасырдан артык районыбызның социаль өлкәсе өчен җаваплы булып, катлаулы хезмәтне башкарган, Балтач районының мактаулы гражданины, шагыйрь, хезмәт ветераны Мөхәммәтшин Гарифҗан Садыйк улы Бөтендөнья Татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алдынгылар