Җәмгыять

Чаллыда яңа җитәкче билгеләнде

Райлә Ремидовна бу өлкәдә 2001 елдан бирле эшли

ТР Хезмәт, мәшульлек һәм Социаль яклау министры боерыгы буенча министрлыкның Чаллыдагы идарәсе башлыгы итеп Райлә Якупова билгеләнде.

Райлә Ремидовна 2001 елдан бирле социаль яклау идарәсендә эшли. Баш белгечтән алып җитәкче дәрәҗәсенә иреште.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә аны җитәкчеләргә тәкъдим итте. Райлә Якуповага катлаулы эшендә уңышлар теләде.

Шәһри Чаллы

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев