Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Чуаш телендә — дүрт, чит телдә йөздән артык китап бар

Балтач үзәк китапханәсе фондында барлыгы 537295 китап бар

Балтач үзәк китапханәсе фондында барлыгы 537295 китап бар, шуларның 282806сы русча, 247682се татарча, 6222се удмуртча, 432се мари телендә, 4се чуашча, 149ы төрле чит телләрдә язылган китаплар
 

Китапханә — белем дөньясына юл, ә китапханәчеләр рухи байлыгыбызны туплаучы, саклаучы, киләчәк буыннарга җиткерүче дибез икән, монда миллилек, халыкара дуслык һәм бердәмлек төшенчәләренә дә игътибар итәргә кирәктер, чөнки һәр бәрәкәтле матур эшнең нигезендә татулык ята.
Китапханәнең бай фонды белән танышкач, «күр әле, никадәр телдә китапларыбыз „дус-тату“ яши безнең Балтачыбызның үзәген үзенең тышкы матурлыгы белән дә ямьләндереп торучы үзәк китапханәбездә!» диясе килеп китте. Тышы да бай, эче дә бай. Китапханә директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Резида Зарипова (рәсемдә) үзе генә дә әлеге рухи байлыкны кырык биш еллык хезмәт тәҗрибәсе дәверендә бөртекләп җыюда һәм саклауда катнашкан шәхес. Районда 537295 данә китап фонды аша 34 китапханә 22683 китап укучыга хезмәт күрсәтә. Алар арасында биш удмурт авылы бар — Чепья, Карык-Серьма, Ярак Чурма, Кече Лызи, Урта Көшкәт авылы китапханәсендә шулай ук удмурт халкы әдипләренең иҗатлары урын алган. Удмурт совет язучысы Григорий Медведевның "Лызи кыры«н яратып укыйлар, чөнки анда тарих, удмурт халкының үткәне, гыйбрәт алырлык вакыйгалар — бик кызыксынып укый торган әсәр. Укытучы-тарихчы Леонид Сапожников «Шушма удмуртларының җырлары, биюләре һәм уеннары» турында китап чыгарды, әлеге китапны нәшер итүдә районыбыз китапханәчеләре дә материаль яктан ярдәм күрсәтте. Улисьял авылында мари халкы өчен күчмә китапханә эшли, биредә Дорга китапханәсе авылга килеп хезмәт күрсәтә. Әйтеп үткәнчә, фондта 432 мари китабы бар.

— Бүгенге көндә районыбыз китапханәләре бай иҗади тормыш белән яши, — ди китапханә директоры Резида Мөдәрис кызы Зарипова. — Китап һәрчак бердәнбер белем чыганагы ул, нинди авыр заманнарда да үз ролен, әһәмиятен югалтмаган. Ветеран китапханәчеләребез олтанлы итекләр киеп, салкын биналарда халыкка хезмәт күрсәткәннәр, күпме өстәмә эшләр башкарганнар. Кайсы гына чорларга кире кайтма, китапханәләр һәрчак яшәгән, димәк, алар халыкка кирәк булган. Рәсәйнең һәм дә Татарстанның, шул ук вакытта Балтачыбызның күпмилләтле халкы элек-электән белемгә омтылган, укымышлы булган.
Дөрес, хәзерге китапханәләр үзгә инде, заманча — электрон китаплар, укучының билетлары да электрон тәртиптә хәзер. Районыбызның һәрбер авыл китапханәсендә интернет челтәренә тоташтырылган компьютерлар бар. «Халык газета-журналларны күп укый,» дип куандырдылар әле безне китапханәдә. «Аларның барысын да кеше үзе яздырып алмаска мөмкин, ә менә китапханәдән бушка алып укырга була,» ди Резеда Мөдәрисовна. Уйлап карасаң, бүген күп нәрсә акчага корылган заманда китапханәләр бердәнбер бушлай файдалана ала торган учак булып тора. Авыл китапханәләре, һичшиксез, яшәргә тиеш. Ул авыл халкына бик кирәк. Халыклар бердәмлеген камил тотуда китапханәләребезнең роле зур. Биредә авылдашлар гына түгел, төрле милләт вәкилләре дә очрашып сөйләшә, уртак концертларга кадәр куя ала, безнең районда да татар авыллары удмурт авыллары, мари вәкилләре, татар яки удмурт вәкилләре белән аралашып яшиләр, һәрберсенең милли киемнәре бар, булмаса, мәдәният хезмәткәрләреннән алып тора. Бай иҗади тормыш белән яши китапханәчеләребез. Удмурт, татар, мари, рус бергә җыелып, төрле тематик кичәләр оештыралар. Ул кичәләр өлкән буынга, яшьләргә дә бик фарыз, мастер-класслар, кул эшләре түгәрәкләре мавыктыргыч тәртиптә үтә. Республика, Рәсәй күләмендә зур бәйгеләрдә катнашалар, грантлар оталар. Чепьяның зурлар ягы, Нөнәгәр, Куныр, Кенәбаш, Норма, Урта Көшкәт, Шеңшеңәр авылы китапханәләре «Иң яхшы авыл китапханәчесе» номинациясендә җиңү яуладылар, Смәил авылы китапханәсе 2 миллион 500 мең сумлык грантка ия булып, «Модель китапханә» исеменә лаек булды. Районыбыз китапханәләрендә халыклар дуслыгын аңлаган, үз эшләрен яраткан, бу игелекле хезмәткә гомерләрен багышлаган кешеләр эшли. Соңгы елларда җөмһүриятебезнең Мәдәният министрлыгы тарафыннан китап-лар белән тәэмин ителешкә зур игътибар бирелә.

27 май – Китапханәләр көне уңаеннан язманың тулы варианты «Хезмәт» гезетасы битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә