Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Чут төймәсе тартып, чутлап эшләдек

— Шушы почтада яшьлегем үтте, шушында эшләгән чорда тормышка чыгып, балалар үстердем. Инде тормыш көзенә кергәндә дә шушында эшләп йөреш әле...

Элек-электән поч-та таратучы авылда хөрмәтле кеше булды. Зур сумкасын җилкәсенә асып, урам буенча әле бер, әле икенче капкага барып, газета-журналлар өләшеп йөрүчене һәркем көтеп ала иде. Бүген газета килә торган көн дип, табадан гына төшкән яңа газетаны капка төбендә үк укып керүчеләр дә юк түгел иде. Ләкин заманалар үзгәрде. Кызганыч, хәзер капкаларында почта ящигы булмаган кешеләр дә бар бит. Бүгенге язмам герое Шубан почта бүлекчәсендә 38 елга якын эшләүче Раушания Зиннур кызы Садыйкова.

1987 елдан бирле Раушания ханым почтада хезмәт куя. Авыл халкы өчен күптәннән үз кеше инде ул. Кемнең нинди газетага өстенлек биргәнен аннан да яхшырак белүче юк. Шушы көннәрдә Раушания ханым үзенең 55 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Артка борылып карасаң, инде нәтиҗә ясарлык та багаж җыйналган. 55 ел тормышының 38ен ул почтада уздырган.

— Шушы почтада яшьлегем үтте, шушында эшләгән чорда тормышка чыгып, балалар үстердем. Инде тормыш көзенә кергәндә дә шушында эшләп йөреш әле, — дип башлады сүзен Раушания апа. — Мин 1970 елның 2 мартында Түбән Шубан авылында туганмын. Башлангыч белемне Югары Шубан мәктәбендә, урта белемне Карадуганда алдым. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, почтага эшкә килдем. Миннән алда эшл әгән апа лаеклы ялга киткәч, аның урынына яшь кеше кирәк дип мине чакырдылар. Менә инде 1987 елдан бирле биредә хезмәт куям. Мин почтальон да, почта бүлеге җитәкчесе дә, шунда ук урнашкан Сбербанк хезмәткәре дә идем. Ул вакытта газета-журналларга бик күп язылалар иде. Утка түләүләр кабул итә идек, ул вакытта газга да, суга да, интернетка да түләүләр юк иде бит әле. Бөтен эшне кулдан эшли идек, калькулятор, компьютерлар заманы түгел. Чут төймәсе тартып, чутлап эшләдек. Әнием кибеттә эшләгән иде. Чут белән эшләргә аннан өйрәндем. Элек бәйрәм саен бик күп открыткалар алышалар иде, туган көн, төрле бәйрәмнәр белән котлап. Телеграммалар салалар иде, аларның гадие дә, музыкале дә була иде. Солдат әниләре улларыннан хат килүен бик көтеп, каршыма чыгып ук сорыйлар иде. Посылкалар җибәрәләр иде, алар бик озак йөриләр иде, берәр айга хәтле, фанер ящикларда була иделәр. Аны тутыру үзе бер һөнәр иде. Хәзер инде 3-5 көндә дә барып җитәләр. Элек һәрбер йортта радио сөйли иде, аның акчасын без җыя идек. Сөйләмәсә дә безгә килеп әйтәләр иде. Аннан без аны ремонтлатырга мастер чакырта идек, анысы да безнең өстә иде.

Заман белән бергә безнең дә эш барышы күпмедер үзгәрде. Мәсәлән, элек почтада товарлар байлыгы хәзерге кебек түгел иде. Хәзер почта бүлегенә килгән кешегә төрледән-төрле товарлар тәкъдим итәбез. Бүгенге көндә поч-та атнага өч тапкыр килә. Мин үзем почта бүлеге җитәкчесе дә, шул ук вакытта Түбән һәм Югары Шубанга почта өләшүче дә, пенсияләр таратучы да. Ярак Чурма белән Гондыр авылларында бу эшне Лариса Никифорова башкара. Интернет заманасы дисәк тә, кешеләр коммуналь түләүләрне безгә килеп түлиләр. Пенсия өләшкәндә, өйләреннән дә җыябыз. Бу эшләрдән тыш банк хезмәте күрсәтү, иминиятләштерү эшләрен дә башкарабыз. Мин газетларны капка саен куеп йөрмим, безнең авылларда газет сала торган ящик-лар бар, алар шунда куела, пенсия өләшкәндә өй саен таратыла. Безгә караган авылларда яшәүчеләр күбрәк «Хезмәт», «Ирек мәйданы», «Язмыш» газеталарын, «Салават күпере» журналын яратып алалар. Элеккеге кадәр укылмаса да, әле дә газета исен иснәп, аны кулына тотып укырга яратучылар бар әле. 

1993 елда тормыш иптәшем Илһам белән кавыштык. Ул «Алга» хуҗалыгында механизатор булып эшли. Ике кыз, бер малай тәрбияләп үстердек. Олы кызыбыз Алисә Биектау районында укытучы булып эшли, икенче кызыбыз Айзәлә Кенәбашка тормышка чыкты, балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт куя. Улыбыз Динар Казан агрегат заводында эшли.

Эштән тыш вакытта гаиләбез өчен төрле ярымфабрикатлар ясап куям. Җәен үзебезгә һәм балаларга җитәрлек яшелчәләр, җиләк-җимеш-ләр үстереп, алардан төрле салатлар, кайнатмалар ясыйм, — ди нинди генә эшкә алынса да төгәллек белән башкаручы әңгәмәдәшем.

Үз эшенә бирелгәннәр генә бер урында дүрт дистәгә якын ел эшли аладыр ул. Кышкы салкын, җәйге эссе, яңгыр дими үзеңә йөкләнгән эшне чын күңел биреп башкару зур хөрмәткә лаек, афәрин, Раушания апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев