Егерме алтылар очрашты
Арча районының Красный Восток авылы 1941 елның көзендә сугышка агач материаллары, утын әзерләү максаты белән урман уртасында, егерме алтынчы квартал барлыкка килә
Тик авыл тормышы халык хәтереннән юылмый. Туган авыл, җирсү халыкны бергә туплый. Йортлар калмаса да, Егерме алты авылына барыр юлны бетерми авыл балалары. Арча районы аша йөрер юл калмаса да, Балтач районының Нормабаш авылы аша трактор белән эз салып торалар.
Алар туган авылларын күрү, мәрхүм булган якыннарын зыярат кылу максаты белән ел саен авыл янында очрашу уздыралар. Егерме алты авылы балалары, бүген инде әби-бабай булган кешеләр егерме беренче тапкыр туган авыллары янында очрашты.
Бу очрашуга һәркем, гадәт буенча, ни дә булса бер әйбер пешереп алып килә. Кемдер коймак, балан бәлеше, самса, өчпочмак, бәлеш пешерә... Шул ризыклардан аланда өстәл әзерлиләр, самавар белән чәйләр кайнатып, үткәннәрне искә алып кайталар.
Быел да, куйган максатларына тугъры калып, зиратка барып, әби-бабайлары, әти-әниләре рухларына догалар кылып, намазлар укып, ир-егетләр ауган зират коймаларын тәртипкә китереп, агачларны чабып кайтканнар. Авыл булган урында кайчандыр тормыш гөрләвен шушы зират искә алып тора.
“Бездән соң мондый очрашуларны оныкларыбыз, балаларыбыз да дәвам итсен иде”, - дип теләде бирегә килгән Красный Восток-Егерме алтынчы авылы балалары.
Лилия Нурмөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев