Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Энҗе бөртегенә охшатам

Терекөмеш тамчысы кебек бер урында гына тора алмаучы Зиләне мин бик кечкенәдән - балалар бакчасыннан ук беләм. Кызым белән бер төркемдә йөрде. Бер үк сыйныфта тугызынчыны тәмамлаганчы белем алдылар. Арча педагогия көллиятендә дә бергә укып, бер бүлмәдә яшәделәр, бер үк мәктәпкә - Балтач урта мәктәбенә эшкә кайттылар.

Балалар бакчасында ук бөтен чараларда башлап йөргән Зилә, һәрвакыт актив һәм тыйнак булып калды. Эшли башлавына унике ел вакыт үтсә дә, ул әле дә бөтерчек кебек бөтерелә. Аның яныннан укучылары да, укытучылар да, ярдәм сорап килүче таныш түгел кешеләр дә өзелми. Беркемгә дә "юк" дип әйтә белмәве үзенә зур кыенлыклар тудырса да, ул һәркемгә чын күңелдән, теләп булыша. Аларның уңышларына ихластан сөенә. Шакирова Зилә Фәргатовнага карыйм да, шушындый болганчык, күпләр үзе турында гына уйлый торган заманда да башкалар өчен тырыша, алар ирешкәннәргә бөтен йөрәге белән куана алучылар һаман бар икән әле дип шатланып куям.
Инглиз телен камил белүе һәм актив эшчәнлеге өчен грант отып Америкада белем күтәреп кайтуы да аңа эшендә ярдәм итә. Ул җитәкләгән унынчы сыйныф укучылары һәм әти-әниләре дә Зилә Фәргатовна хезмәтеннән бик канәгать. Участок сайлау комиссиясе секретаре булып эшлиме, конццерт-спектакльләрдә катнашамы, мәктәпнең методик берләшмәсен җитәклиме, төрле ярыш-КВНнарда чыгыш ясыймы - һәрвакыт зур җаваплылык тоя. Өлкән буын укытучылары компьютерга өйрәнгәндә дә аңа мөрәҗәгать итмәүчеләр сирәк калгандыр.

Мин Зиләне бик кыйммәтле энҗе бөртегенә охшатам. Үзенең тырышлыгы, тыйнаклыгы, мөлаемлеге, кешеләргә хөрмәте, активлыгы, күңеленең чисталыгы белән бик лаек ул моңа. Беренче укытучысы буларак, аның өчен сөенәм һәм тагын да зуррак уңышлар телим.

Миләүшә Гарифуллина
Балтач авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250