«Факел» волонтерлары Шәмсенур апаны сөендергән
Җәмгыять

«Факел» волонтерлары Шәмсенур апаны сөендергән

Игелекле акция – район халкының бердәмлеген һәм кайгыртуын күрсәтә торган матур традиция

«Көзге игелек» атнасы кысаларында «Факел» клубының актив волонтерлары СМУ микрорайонында ялгыз яшәүче Шәмсенур Насыйбуллинага зур ярдәм күрсәтте!

Бу игелекле акция – район халкының бердәмлеген һәм кайгыртуын күрсәтә торган матур традиция.

Волонтерлар уртак тырышлык белән ишегалдын тәртипкә китерделәр: кипкән чәчәкләрне җыеп капчыкларга тутырдылар, түтәлләрне яңа сезонга әзерләделәр, шулай ук ишегалдын чистарттылар. 

Шәмсенур апа үзенә күрсәтелгән ярдәмгә бик сөенде, ул волонтерларга рәхмәт сүзләре әйтте. "Мондый ярдәм – минем кебек ялгыз кешеләр өчен кадерле бүләк," – диде ул.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев