Фикердәшләр кабат бәйрәмгә җыелды
Кичә дәртле җырлар, матур көйләр белән башланды.
Бүген Нормадагы СХТ кафесында "Фикердәшләр" клубы вәкилләре бәйрәм итә. Зәвыкле, җылы залга 70тән артык кыю, сынмас ихтыярлы, иҗат уты белән яшәгән иң көчле райондашлар җыелган.
Кичә дәртле җырлар, матур көйләр белән башланды. Бәйрәмнең иганәчесе - СХТ кафесы һәм аның җитәкчеләре Рафаэль Габдрахманов гаиләсе, Ильфир һәм Рафил белән. Аларга һәм пешекчеләргә, Илгиз хәзрәткә "Фикердәшләр" клубы җитәкчесе Чулпан Габделнаниева зур рәхмәтен җиткерде.
"Фикердәшләр"не район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов район җитәкчелеге исеменнән сәламләде .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев