Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Фәридә Гатауллинаны исәп-хисап хезмәте тарихка бәйләгән

Сосна авылы тарихы белән якыннан танышырга дип колхозда гомере буе бухгалтер булып эшләгән Фәридә апа Гатауллина янына бардым. Аның бүген башкара торган хезмәте белән саннар дөньясын янәшә куеп карыйм да аптырашта калам. Тарих һәм бухгалтерлык икесе ике елга кебек тоела миңа. Ә Фәридә апа шул елгаларда оста йөзүче. Юкса тарих...

- Әнием Балтач кызы иде, әтиебезгә кияүгә чыккач, укытучы булып Сосна мәктәбендә эшли башлый. Мин кечкенәдән бик кызыксынучан бала булдым. Әни эштә чакта, нишләргә белмичә аптырап йөргәндә, колхоз җыелышларына кереп утыра, аларны кызыксынып тыңлый идем. 10 классны тәмамлаганнан соң 1 ел сыер саудым да, аннары колхоз җибәрүе буенча бухгалтер белгечлегенә укыдым. Укытучы һөнәрен дә үзләштерәсе идем, кайбер кырыс шартлар аркасында туган йортыма елап кайтып кердем дә, башка авылымны калдырып чыгып китмәм дидем. Аллаһы Тәгаләнең Амин дигән чорына туры килгәндер, насыйп ярымны да туган авылымнан таптым мин. Рамазан белән кавышып, уртак тормыш булдырдык. Ике кыз тәрбияләп үстердек. Бүген оныклар сөябез.

Колхозлары оешуга 70 ел тулу уңаеннан Фәридә апага ул чакта җитәкчелек итүче Рафаэль Габдрахманов колхозның тарихын барларга куша. 1938-1939 елгы латин телендәге хуҗалык китабы аңа ярдәмчегә әверелә. Шуны укырга өйрәнеп, бик күп мәгълүмат туплауга ирешә ул. Татар теленә тәрҗемә итеп, журнал башлап җибәрә. Теләмичә генә алынган эше тора-бара төбе күренмәгән упкынга әйләнеп, аны гел үзенә тарта бара. Ләкин әлеге упкын бары тик куанычлар гына китерә аңа. Шуның нәтиҗәсендә Фәридә ханым йөзләгән, меңләгән кешеләр тарихы белән танышып, күпме кешеләргә нәсел-нәсәбә җепләрен табарга ярдәм итә. Алар һәрберсе әле дә булса тарихчы апаның хәлен белеп, изге теләкләрен җиткереп торалар. Мәктәп укучылары да ярдәм сорап килә аңа, иренми Фәридә апа, төн утырып аларга кирәкле истәлекләрне язып бирә. Укысыннар, белеп калсыннар дип тырыша ул.

- Рамазанымнан бик уңдым мин. Беркайчан да нигә ул сиңа дигән сүзне ишетмәдем. Мәскәүдән яки башка шәһәрләрдән кайткан кешеләргә дә караңгы чырай күрсәтмичә, мин сораган барлык истәлекле урыннарга йөртте һәм әле дә йөртә. Шундый тормыш иптәшем белән мин бик бәхетлемен. Әле тагын озак еллар тигезлектә яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсә иде, - ди Фәридә апа әлеге бетмәс-төкәнмәс эшен аңлап кабул иткән тормыш иптәше турында.

Төрле очрашулар оештырырга да, «Наз» бүлекчәсенә ял итәргә баргач спектакльләр куеп ял итүчеләрнең күңелен күрергә дә булдыра ул. Шул вакытларны тәмләп сөйләп, үзеңне дә шунда алып баргандай итә хәтта. Аны тыңлап утырган әлеге мизгелләрдә күңелдән гел бер уй китмәде, «душа компании» диләр мондый кешеләр турында һәм бу юлы андый шәхес белән очрашу бәхете миңа да елмайды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250