Гөлчәчәк Гыйләҗева: «Җирлекнең эше депутатлар белән бергә бара»
Балтач шәһәр җирлеге Советы эшчәнлеге дә депутатлар белән бердәмлектә тормышка ашырыла
Җирле җитәкчелек эшчәнлеге депутатларсыз гына бармый. Алар әйдәүчеләр, фикердәшчеләр, кире кагучылар, кайчакларда уйлап табучылар. Мөһим карарлар алар белән бергәлектә хәл ителә.
Балтач шәһәр җирлеге Советы эшчәнлеге дә депутатлар белән бердәмлектә тормышка ашырыла. Халык сайлап куйган депутат икәнсең, димәк, сиңа үз җирлегеңдә яшәүчеләр ышана, димәк, син ни дә булса эшли яки эшләтә аласың, димәк, син колачлы ук булмаса да, нинди дә булса мөмкинлекләргә иясең. Балтач шәһәр җирлеге Советы депутатларыннан берсе Гөлчәчәк Гыйләҗева белән әлеге юнәлештә кылынган кайбер эш-гамәлләр турында сөйләштек.
— Гөлчәчәк Фидаилевна, Сез Балтач шәһәр җирлеге Советына сайланган депутат, халык мәнфәгатьләрен кайгыртуда эшләр ничек бара?
— Беренчедән, депутатлыгым эшчәнлегендә миңа мәктәп директоры булуым ярдәм итә. Чөнки мин әти-әниләрнең гозерләрен беләм, — кайда ут янмый, кайда этләр йөри, юллар начар һ.б. Күпкатлы йортта яшәүче бер авыр гаиләгә бардык. Подъездга килеп керешкә үк шаккаттым, беренче каттан ук дым тартуы, су җыелып ятуы сизелә, бу хәлне, безнең балалар нинди шартларда яшиләр, дип, депутатларга ирештереп, район башлыгына җиткерә алдык. Шөкер, бер елдан ремонт керде үзе. Башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов белән киңәшләштек тә, ЮХИДИ янындагы олы юлда җәяүлеләргә юл булдыруга ирештек. Укучыларның мәктәптән кайта-китә торган юлларын һәрчак күз алдында тотам. Дөрес, ул юлларны да, күпер-басмаларны да эшләүчесе без түгел, әмма тәкъдим итүчесе без, безнең әти-әниләр, кайгыртучан һәм игътибарлы өлкәннәр. Тирән елга аша салынган җәяүле күпере бик куркыныч иде, ремонт кирәк, такталары купкан, йөрергә хәтәр дип гел әйтә тордылар. Хәзер инде аны тимердән ясадылар, Аллага шөкер. Икенчедән, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның ярдәмчесе булгач та сүзем үтә дип уйлыйм. Берсендә бер әни хәбәргә чыга: мәктәп янында машинада баламны көтеп утырам, дөм караңгы, багана башында ут янмый, ди. Моны мөрәҗәгать итеп кабул итеп алдык.
Чыннан да, җәяүлеләр юлындагы баганага куелган прожектор янган булып чыкты, тиз арада аны төзәтү юлын эзләдек һәм таптык, шулай итеп, җәяүлеләр юлы яктырды. Безнең мәктәптә 870 бала укый, ярты бистәнең гозере дигән сүз бу. Шунысы рәхәт, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Дамировичка шалтыратсам да тыңлый, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдиновка мөрәҗәгать итсәм дә, турыдан-туры эшли. Районда бердәнбер мәктәп директорыдыр инде мин — кыш буе тоз сорыйм да, ком сорыйм. Минем өчен төп юллар иминләштерелгән булырга тиеш, дөрес, пычрагы эчкә керә, идән юучыларга читен, әлбәттә, әмма балаларга рәхәт, аларның унике-саны сау-сәламәт, мәктәпкә кагылмый-сугылмый киләләр, кайталар. Ә бу соңгы ике елда бозлавык галәмәт иде. Эчке урамнарны гел карап тормый булмый, тәрәзәләрдән карап торучы апаларга кадәр «басманың теге ягына чыккач, күпме бала артына утырды-егылды» дип шалтыраталар миңа.
— Депутат булганчы, әлеге эшчәнлекне ничек күзаллый идегез?
— Мин һәрчак депутатларны нинди дә булса яхшы эшләр кылуга юнәлдерелгән затлар дип күзаллый идем. Һәм бу чыннан да шулай. Депутат булган кеше тарафыннан үзеннән-үзе яхшылык кылына ул. Кемнеңдер гозерен үтәү, кемнәр өчендер уңайлы шартлар тудыру үзе үк тә яхшылык кылу бит инде ул. Менә бездә Илисә апа эшләде, Школьная урамында яшәде, гел су юк, урамда ут юк, дип зарлана иде, кичләрен урамга суга чыгарга да куркыныч, ди иде. Аның урамында ут куелган, бары багана башындагы лампочканы гына алыштырырга кирәк булган. Уйлаша торгач, без аның өенә су керттерүгә дә ирешә алдык. Бистәдә яшәүче Һидая апаның улы Алмаз Зәкиҗанов, документларын хәл итеп бирсәгез, суын үзем кертермен, миннән булыр яхшылык, изгелек, дип, Илисә апаның хуҗалыгына су кертеп бирде. Илисә апа бит тормышка чыкмады, авыру әнисен карады, олыгайды, тәрбиягә алган кызлары да буй җитеп, Казанга китте. Су кертүнең никадәр дәрәҗәдә чыгымлы икәнлеген исәпкә алсак, безнең хезмәткәребезгә гаять тә зур игелек булды бу.
— Депутат булу сезгә нинди өстенлекләр бирә?
— Өстенлеге бары шул — үзем эшләгән, җитәкчелек иткән мәктәпнең бөтен нечкәлеген дә әйтеп торам мин. Мәктәп директоры, депутат, вәкаләтле вәкил булуым да бары тик балалар өчен. Үземә, өемә сорамыйм бит, укучы балаларга уңайлы булсын, аларның әти-әниләренең күңелләре тыныч торсын өчен тырышам. Түшәмнән су үтә, мәктәп суык, балалар туңа дип мөрәҗәгать итә торгач, 2021 елда мәктәпкә ремонт керде. Моның өчен мин районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллинга, башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдиновка рәхмәтле, мөмкинлек чыгуга Балтач урта мәктәбен җылытуга зур өлеш керттеләр. Ашханә өчен янкорма сорадым, анысы да булды. Беренче елларда, депутат буларак гел мәйданчык сорадым, бер урынына ике уен мәйданчыгы барлыкка килде. Фатих Сибәгатуллинның исән вакыты, ул да депутат, мин дә дигәндәй, мәйданчыкны аңардан да сорадым, «артыннан йөреп бетерәм, Фәрзи мәктәбе ул, булышам», диде. Мәктәп йөз процентка үзгәрде, тишек белән яшәмәдек, идәннәр тузып бетсә дә, келәмнәр ялгап эшләдек. Хәзер мәктәп бакчасындагы юллар да рәхәт. Кайда нәрсә сүтәләр, карап-белешеп йөрергә, ничек тә юнәтеп калырга тырышам. Мәктәп бакчасына койма кирәк иде, — туберкулез хастаханәсен сүттеләр, зиратны да өр-яңадан коймалап алдылар, — искеләрен сорадым, сорагач бирделәр һәм шуның белән мәктәп бакчасын коймалап та алдык. Агач идәннәр инде кырылып бетте, кырык тапкыр буялган инде алар, — мәктәпнең 100 еллыгы җитә, шул уңайдан безне ишетеп, федераль программага кертсәләр әйбәт булыр иде.
Легендар бабам Фәрзи Гыймадиев укыткан һәм дә җитәкчелек иткән Балтач урта мәктәбенең 100 еллыгын да матур итеп каршыларга язсын иде. «Безнең ишегалды» программаларына гаять тә игътибарлы мин. Чөнки ул күпкатлы йортларда Балтач мәктәбендә укучы балалар да яши. Чехов урамында басма кирәк иде, ул мәсьәләне күтәрдек, — ул булды; җәяүлеләр юлы каралды, балалар мәктәпкә килгәндә-кайтканда тынычлап тротуарлардан йөри ала, өске урамнарда да юллар бар. "Хыял«га да ремонт керде, һәм безгә спортзал да булды. Анда да тәкъдим белдерергә туры килде, — «Хыял» бит ул яшьләр үзәге, квестлар, викториналар, төрле кичәләр өчен каралган. Ә безнең мәктәптә спортзал берәү генә, шуңа күрә "Хыял«да спорт залы булса ярар иде, дип бик теләдек һәм ул булды да. Без бит «Балтач» спорткомплексына йөри алмыйбыз, анда гимназияләр керә, үзләренең укучылары бик күп. Бассейнга гына барыр идек тә, автобус юк.
— Махсус хәрби операциягә, солдат гаиләләренә ярдәм юнәлешендә ни дияр идегез?
— Депутат буларак, махсус хәрби операция өчен нәрсә дә булса эшләп була, дип әйтә алмыйм. Быел укучылар ике гаиләгә кар көрәргә бардылар. Гозерләре була калса, һичшиксез, тыңлыйм. Гуманитарканы оештырабыз, аны бөтен мәктәп тә эшли, без генә түгел. Башкарма комитет җитәкчесе мөрәҗәгате белән югары сыйныф егетләре, әтиләре, укытучы ир-егетләр белән бергәләп утын әзерләделәр, әтиләр уразалы килеш утын ярдылар. Һәлак булган егетләргә күчмә музей эшләп куйдык. Якты хатирәләрен җыеп барабыз, истәлекләрен туплыйбыз. Зур итеп нәрсәдер эшлибез, дип әйтә алмыйм. Ремонт, төзелеш өчен кирәк-яракларны штаб кына хәл итә аладыр.
— Гөлчәчәк Фидаилевна, Сез иң мөһиме — әтиләре сугышта булган һәм инде һәлак булган балаларга рәхимле була аласыз.
— Анысын үтим мин, анысы инде беренче урында, балаларның хәленә керү дә, кадрлар белән эшләү дә минем төп вазифам. Миңа ул юнәлештә турыдан-туры үземә чыгучылар да бар — менә бер әни музыкадан 3ле чыга балама, дип, мөрәҗәгать итте, укытучы ул баланы җырламый, ди, әтисе махсус хәрби операция зонасында булсын да, ул баланың ничек инде җырлыйсы килсен. Билге куйганда әтиләре Ватан өчен көрәшүче балаларга йөрәк аша карарга боерам, әлерәк кенә әтиләре һәлак булган, дөм ятим ике сабый килде, мин аларны рәхимле укытучыларга тапшырдым, әбиләре шулкадәр канәгать. Махсус хәрби операция белән бәйле хезмәттәшләремә беркайчан да каршы килгәнем юк, бер хезмәткәребезнең яралы иренә гел Мәскәү юлын таптарга туры килә, кайчан сораса да җибәрәм, чөнки ул безнең бурычыбыз. Мондый чакта гаиләләргә килгән авырлыкны күтәрешергә ярдәм дә итә белергә, кеше була белергә дә кирәк, андый хезмәткәрләребез нинди генә мөрәҗәгать белән керсәләр дә, мин һәрвакыт аңларга тырышам.
— Ил чакыруы белән хәрби эшкә алынып, илебез өчен үз-үзләрен аямаган егетләребезнең гаиләләренә, балаларына, якыннарына рәхимле булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, башкалар да сездән үрнәк алса иде. Олы йөрәкле депутат ханымның бүгенге көнгә һәм киләчәккә бурыч-максатлары бармы?
— Халыкта нинди проблемалар бар, рәхим итеп мөрәҗәгать итә алалар, эшләп булырдайны депутатлар белән бергә җыелышып сөйләшеп, җитәкчелеккә җиткерергә мөмкинбез. Бурыч-максатлар шул — туган җиребезгә, аның халкына гел игелекле хезмәттә булу.
— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Депутатлык эшчәнлегегездә, җитәкче буларак та, шәхси тормышыгызда да уңышлар теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев