Социаль контракт «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыруның төп механизмнарының берсе булып тора.
2026 елның июнендә Балтач районыннан Гөльяз Зәкиева дәүләт ярдәменнән файдаланып, үз эшен башлап җибәрү өчен социаль контракт төзеде. Ул машина белән чигү һәм тукымаларны брендлау буенча бизнес ачты. Бүлеп бирелгән акчага эшкуар старт өчен профессиональ чигү машинасы, җепләр палитрасы, эш тукымалары һәм бизәкләр салу өчен трафаретлар сатып алган.
Бүгенге көндә аның эшләре гөрлп бара: заказлар саны арта, даими клиентлар даирәсе киңәя, ә уникаль эшләнмәләргә Балтач районыннан читтә дә ихтыяҗ зур.
Социаль контракт авыр хәлдә калган гражданнар өчен адреслы ярдәм булып тора.
Нет комментариев