Гомерлеккә сине сайладым, Балтачым!
Исемнәре райондашларыбыз хәтерендә алтын хәрефләр белән язылырга лаеклы Герой улларыбыз, хезмәт батырларыбыз бар
Зәңгәрсу, ак шарлар күңел тынычлыгын символлаштырып күзләрне иркәләп түшәмгә эленгән, шунда ук бер кырыйда ялтырап күренгән алтынсу сары төстә француз өммәтендәге кебек пәрдәләрне кояш дип алсак, тезелеп киткән мул сыйлы табыннар су көймәсен хәтерләткәндәй дан-шөһрәт дулкынында талгын гына тибрәлә сыман, шул көймәгә сыенган алдынгыларны офыклардан агылган җылы сүзле җиле, йолдызларның нуры иркәли.
Хезмәт кешесенә күп кирәкмени, бер җылы сүз җанын җылыта. Алдынгылар җыенына зур итеп кунакка чакырып хөрмәтләү тагын да нәтиҗәле эшчәлеккә этәргеч бирә.
Офыктан нурлар бөркелгәндәй, карашларны үзенә җәлеп иткән видеотасмада йомшак тавышлы диктор узган елның күркәм эшләрен барлый, — 2025 елда 141 250 тонна икмәк җыеп алынган, 181 300 тонна сөт, 12490 тонна ит җитештерелгән. Быелга район башлыгы Рамил Нотфуллин максатларны да югары куйды, — мәсәлән, сөт савып алуны тәүлегенә 600 тоннага җиткерү. Гел бер урында торып булмый, җитештерүчәнлекне арттырмый, алга китәм димә. Алга киткән дәүләтләр кебек без, — яңартабыз, төзибез, Рәсәй, рес-публика проектларында катнашып откан грантларыбыз бихисап, шул грантларның һәркайсы максатчан рәвештә тормышка аша килә. Видеоязмага кадәр район тормышын чагылдырган күргәзмәдә дә чагылды ул алга омтылыш, — чүлмәгеннән ак алтындай сөте агып тора, капчык тулы алтын бөртекләр, район җирендә җитештерелгән продукцияләрнең ассортименты елдан-ел байый, эшмәкәрләрнең хезмәте дә камилләшә, әнә, «Ак Алтын» кооперативы хуҗасы Гөлүзә Гыйләҗетдинова «менә яңа заводыбызны гына салып бетерик, аннан сыр ясауга күчәбез», ди. Үсә Балтач, ныгый, батырая. Кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр дә бик күп, агачтан ясалган эшләнмәләренең төрлелеге тагын арткан. Балтач ярминкәсе шикелле итеп оештырылган күргәзмәдә ат арбасына утырган сабый балага кадәр дәртләнә-дәртләнә озын шигыре аша туган илне яратуын белдерә һәм җыенның ачылышында мәдәният-сәнгать әһелләре тулы канлы тормышыбызны асыл егетләребез кулында эшләп-уйнап торган Балтач балталары, хәтта ки яулыкларын артка чөеп бәйләгән апаларның чалгы тавышлары аша мөхтәрәм алдынгыларыбызга, килгән кунакларга күзаллау өчен җиткерә алганнар икән, димәк, бабаларыбыздан бүгенге чор буынга күчә килгән үҗәт тырышлык, хезмәт сөючәнлек яшәешебезнең бизәге булып кала бирә. Каен яфраклары шаулый, болында көтү йөри, кич җитте, җәйләүдән маллар кайтты, атлар чаба болын буйлатып, гаскәр кеби тезелеп киткән заманча кыр кораблары кичә башлаган уракны бүген бетерергә тора, табынга икмәк килә... Балтачыбызның табигать күренешләрен берләштергән илаһи сихри көчкә ия видеогүзәллек үз эченә алып кереп китә дә, җир шарында иң матур ил — минем туган ил генә, дигән шигъри горурлык һәм гомерлеккә сине сайладым, Балтачым, дигән хисләр ташкыны аша кадерле кунакларны, күрше-тирә районнардан килгән хакимият башлыкларын да әсир итә. Төп кунагыбыз — Бөтендөнья Татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, — бар татар дөньясында күренекле, мөхтәрәм шәхесебезнең телне, милләтебезне югары дәрәҗәдә яшәтүендә өлеше чиксез зур. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин районыбызның узган елгы эшчәнлеген шәрехләгәндә, Балтач данын югары тоткан фидакарь җаннар — алдынгыларга рәхмәт белдергәндә Васил әфәндегә аерым хөрмәтен җиткерде һәм һәр хезмәт кешесенә башымны иеп олы рәхмәтемне җиткерәм дип белдерде.
— Бүген Балтачта мәртәбәле зур җыен, — дип башлады сүзен Рамил Нотфуллин. — Көч-куәтен биреп эшләүче авыл хезмәтчәннәре белән беррәттән волонтерларны, махсус хәрби операция ветераннарын, сәнгать, төзелеш, мәгариф, спорт, мәдәният өлкәләрендә югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкән һәм шуның белән район, республика үсешенә йогынты ясаган шәхесләребезне хөрмәтлибез. Узган хезмәт елында халкыбыз күптән көткән Боз сарае сафка басты, «Романтик» балалар лагерында күләмле төзекләндерү эшләре барды, ел саен юллар төзекләндерелә, үзара салым программасы буенча башкарылган эшләргә зур әһәмият бирелә,...киләчәктә дә дәүләт программаларыннан максатчан файдаланырга язсын. Безнең халкыбыз бер-берсенең хезмәтләрен күреп куана белә, бер-берсеннән үрнәк алып тормыш алып бара. Рәисебез Рөстәм Миңнеханов тарафыннан куелган бурычларны бергәләп тормышка ашыру өстенлекле максатыбыз. Үз эшләрен һәрвакыттагыча намус белән башкарган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, төрле тармакта хезмәт куйган, киләчәктә дә бурычларны бергәләп тормышка ашыру максатында теләктәшлек күрсәтеп эшләүче белгечләргә, ярдәм итәргә әзер торган остаз-ветераннарыбызга башымны иеп олы рәхмәтемне җиткерәм. Һәркайсыгызга саулык-сәламәтлек телим, шушылай бергә җыелуларыбыз яңа уңышларга этәргеч булсын, туган җиребездә бәхетле, имин яшик.
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев