Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Гомерлеккә сине сайладым, Балтачым! -2

Исемнәре райондашларыбыз хәтерендә алтын хәрефләр белән язылырга лаеклы Герой улларыбыз, хезмәт батырларыбыз бар

Ахыры. Башы – https://baltaci.ru/news/amgyiat-1736397691/gomerlekka-sine-sailadym-baltacym

Якташларыбызга хөкүмәт бүләкләрен районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин, Бөтендөнья Татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 7нче чакырылыш депутаты Камил Ногаев, «Татагрохим» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Наил Гобәйдуллин, Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илназ Әхмәдиев, «Татарстан муниципиаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе вәкиле Габделәхәт Хәкимов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Бохараев тапшырдылар. Данлы якташларыбыз, алдынгы комбайнчылар, механизаторлар, шоферлар, белгечләр, уңган сыер савучылар, тырыш терлекчеләр, яшь белгечләр, алдынгы хуҗалыклар үзләренең фидакарь хезмәтләре белән тарих битләренә кереп калдылар (дәүләт бүләкләренә ия булучылар — 4 биттә, калган барлык алдынгыларыбызны сайт битләреннән укып белерсез.ав.). Бар күңелен, булмышын һәм белмешен туган ягын бәрәкәтле итүгә багышлаган хезмәтчәннәребезгә музыкаль сәламнәрне нәзакатьле Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле (җитәкчеләре Раилә Мөхәммәтовна һәм Ләйсән Мостафина), вокаль-хореографик композицияләрне бөтен нечкәлекләре белән җиткерүче «Айкай» удмурт дәүләт фольклор җыр һәм бию театры (җитәкчеләре районыбызның мактаулы гражданы Петр Данилов), Санкт-Петербургтан кадәр туган ягы чакыруын кабул итеп кайткан җырчы Ольга Плотникова, Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова, эстрада йолдызлары, райондашларыбыз Ирек Фатыйхов, Эльвира һадиева, Зәлия Әүбәкирова, Самат Мөхәммәтҗанов, Инсаф Бәдретдинов, районыбызның нуры «Эра» бию коллективы, «Балкыш» халык җыр һәм бию ансамбле, якташыбыз, тальянчы Рүзәл Зыятдинов Балтачыбызга мәдхия буларак җиткерделәр.

Тарих төпкеленнән килгән фидакарьлек, туган төбәкне ярату хисе белән үрелеп барган, бөтен гомерен туган җиргә багышлаган, иңнәренә алган авыр һәм җаваплы һөнәрләрен намус белән башкаручыларга рәхмәт хисләре белдерүгә корылган Алдынгылар җыены «эшләгән кешенең кадере бар», дигән гыйбарәгә нигезләнеп, район тарихында урын алдылар. Балтачның фидакарь уллары һәм кызлары киләчәктә дә сынатмаслар!

Бөтендөнья Татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев : "Хөрмәтле бөек җыенда катнашучылар! Үзвакытында, сыйфатлы үтә торган очрашу, җыен бу. Яңа гына менә 2025 елгы уңышларны барлап, 2026 елга максат-бурычлар билгеләп, отчет сессиясе үткәреп килдек. Татарстанда бүгенге көндә 4 миллионнан артык кеше яши. Авыл советы, район администрациясе — бу халыкка якын булган иң зур, дәрәҗәле власть. Бүгенге җыенга кемнәр генә килмәгән — күрше район башлыклары да, читтән килүчеләр дә, депутатлар да бар. Горурлык бит бу, икенчедән бердәмлек тә. Буыннан буынга, гаиләдән гаиләгә балаларыбызны, оныкларыбызны үз җиребездә бәхетле итә алабыз икән, бу хак дөньяда миссиябез үтәлгән була. Эшчән, бердәм Балтач халкына бер-берләренең күзләренә карап, вакытында рәхмәт әйтеп, шушылай матур итеп яшәүләрен теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев