Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Гөрләп узды районыбыз Сабан туе

Район Сабан туеның 2025 елгысы шулай итеп тарих елъязмасына әйләнде. Аның әзерлегенә көче кергән һәркемгә олуг рәхмәт

«Сабантуй» мәйданында узган милли бәйрәмебез быел да югары дәрәҗәдә оештырылуы белән аерылып торды. Сабантуйга килгән һәркемне райондаш гармунчы-тальянчыларыбыз милли моңнар белән каршы алдылар. Балтач Сабан туена килгән олуг кунакларыбыз Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров һәм башка мәртәбәле җитәкчеләр дә алар янәшәсендә тукталып, биюче егет-кызларыбызның күңелләрне җилкендерә торган биюләренә кушылып, күңел күтәренкелеге алдылар. Килгән кунак-лар районыбызның алтын куллы осталарының эшчәнлекләре, хезмәт җимешләре белән дә танышып уздылар. Утарларда булып, элек-электән сакланып килүче гореф-гадәтләребезне тамаша кылдылар.

Сабантуйны республи-каның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев изге теләкләрен ирештереп, дога белән башлап җи-бәрде. Аннан күз явын алырлык итеп эшләнгән театральләштерелгән күренешләр башланып китте. Менә кайда ул миллилек, менә ул татар халкының күркәм бизәкләре, гореф-гадәтләре. Берәүне дә битараф калдырмаган әлеге ачылышка районыбызның мәдәният хезмәткәрләре дә, биюче егетләр һәм кызларыбыз да үзләреннән зур өлеш керттеләр. Сабантуйның матур бизәге булган җигүле атлар да мәйдан буенча әйләнде. Аларның арбасына олысы-кечесе дә, гармунчы-тальянчыларыбыз да утырып, милли моңнар агышына кушылып, һәркайсы җыр сузып, бәйрәм белән котлап уздылар.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп узган елыбызда Сабан туеның төп кунаклары — уллары махсус хәрби операция зонасында һәлак булган әти-әниләр булды. Аларның һәркайсына бүләкләр тапшырылып, авыр кайгыларын уртаклашып, сабырлыклар теләнде.

— Хөрмәтле райондашлар, ерак араларны якын итеп, туган якны сагынып кайткан кадерле кунаклар! Сезне ихлас күңелдән, Сабан туе — хезмәт кешесен данлау бәйрәме белән котлыйм!

Районыбызның иң зур горурлыгы — аның бердәм, уңган халкы. Нинди генә хезмәттә булсалар да, халкыбыз үз туган төбәгенең изге җиренә баш ия, аны ямьле, данлы итеп күрү өчен көчен кызганмый. Шушы фидакарьлекнең күркәм символы булып торган, бай рухи мирасыбызны, үзенчәлекле гореф-гадәтләребезне чагылдырган Сабантуйларын күтәренке рухта, яхшы кәеф чыганагы белән, районыбыз һәм хезмәтсөяр халкыбыз белән горурланып, бердәм булып бәйрәм итик, — дип бәйрәм котлавын җиткерде район башлыгы Рамил Нотфуллин.

— Ихлас күңелдән сезгә үземнең матур, җылы теләкләремне җиткерәсем килә, беренчедән, әлбәттә, милли Сабантуй бәйрәмебез белән сезне ихластан котлыйм. Минем матур яшьлек елларым һәм хезмәт тормышымны башлап киткән елларым турыдан-туры Балтач белән, аның халкы белән бәйле һәм биредә үткән тормыш мәктәбе миңа алдагы елларда да бу тормышны җиңеп, үземне-үзем табып яшәргә мөмкинлек бирде һәм шуның өчен дә һәр барчагызга миңа шундый рухи байлык, көч һәм тәҗрибә биргәнегез өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә, — дип райондашларны сәламләде Марат Готыф улы.

Рамил Рашитович һәм килгән кунаклар райондашларыбызны Сабан туе белән котлап, бәйрәм әләмен күтәрү хокукын районның кыр батыры булып танылган «Кызыл юл» хуҗалыгыннан Әмир Гарифуллинга, алдынгы терлекчеләр — «Сосна» җәмгыятеннән Нурзилә Сәйфетдиновага һәм Тимирязев исемендәге җәмгыятьтән Энҗе Зариповага тапшырдылар. Алар сәхнәгә күтәрелеп тә, тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә ирешелгән олуг бүләкләргә лаек булдылар. Гомумән, бу көндә район һәм дәүләт бүләкләренә ия булган райондашларыбыз күп булды. Балтач Сабан туенда бик матур вакыйга да традициягә керде. Ул районыбызның үсешенә үзләренең намуслы, фидакарь хезмәтләре белән зур өлеш керткән һәм шулай ук республика һәм ил күләмендә уңышларга ирешкән шәхесләргә Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданы исеме бирелү. Әлеге шәхесләребезгә аерым туктап узасы килә. 

Габделбәр Гозәер улы Гозәеров 1950 елның 8 гыйнварында Арбор авылында туган. Бүгенге көндә Чепья авыл җирлеге ветераннар советы әгъзасы, Арбор авылы старостасы. Гомуми эш стажы 45 ел.

Николай Александрович Копаров 1963 елның 14 сентябрендә Карык Сөрмә авылында туган. Барлык хезмәт юлын «Борнак» җәмгыятенә багышлаган шәхес бүгенге көндә хуҗалыкта машина йөртүче булып эшли, гомуми эш стажы 42 ел.

Илдар Галимулла улы Галиуллин 1964 елның 1 мартында Бөрбаш авылында туган. Бүгенге көндә шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.

Алдынгыларны котлаганнан соң кунаклар ат ярышларын һәм башка спорт уеннарын тамаша кылдылар. Һәркем үзе теләгән уен һәм спорт төрләрендә катнаша алды, ә алар елдагыча бик күп иде: кул көрәше, турникта тартылу, йөгереш, гәлүш киеп йөгерү, гер күтәрү, аркан тарту, таяк тартышу, тачка этеп йөгерү, волейбол, бадминтон, кәҗәдә бәрешү, туры баганага менү, авыш баганага менү, утын кисү, авыш баганадан сикереп әйбер алу, шахмат, чүлмәк вату, озынаякта узышу, сулы чиләк белән йөгерү, капчык киеп йөгерү, йомырка кабып йөгерү, толым үрү һәм башкалар. Елдагыча, сәүдә нокталары да гөрләп эшләп торды.

Район Сабан туеның 2025 елгысы шулай итеп тарих елъязмасына әйләнде. Аның әзерлегенә көче кергән һәркемгә олуг рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев