Һәммәсе дә балалар өчен
Балалар өчен районыбызның өч авылында бушлай “Ура, Авылга!” ял итү үзәкләре оештырыла. Татар һәм удмурт, рус халкы мәдәнияте белән танышу, остаханәләрдә, экскурсияләрдә, традицион ярышларда катнашу өчен менә дигән мөмкинлек
Кояшлы, назлы җәйнең беренче көнендә, балачакның иң матур бәйрәме — Балаларны яклау көне уздырыла. Язын, җәен, кышын һәм көзен балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балаларның киләчәге матур булсын өчен чын күңелдән оештырылган бу чара һәркемнең күңелендә озак сакланыр, чөнки тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы булсын өчен күңелле балачак кирәк.
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Балтачның “Балтач” ял паркында бик матур бәйрәм чарасы узды. Һәр елны була торган бу бәйрәм быел да үзенә бик күп сабыйларны җыйды. Сабыйларыбыз җырлый-бии, уйный-көлә, рәхәтләнеп күңел ачты. Бәйрәм барышында төрле конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләп уздылар.
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган күркәм чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге белән берлектә яшь гражданнарга шәхесләрен раслаучы документ һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
— Беренче тапкыр паспорт алу — һәр кешенең тормышында дулкынландыргыч вакыйга. Менә бүгеннән сез конституция нигезендә тулы хокуклы гражданнар сафына бастыгыз. Бу бәйрәм тантанасы күңелегездә мәңге саклансын! Сез шушы заманның якты киләчәген булдыручылар, максатчан, өметле, сәләтле яшьләребез! — диде район башлыгы үзенең котлау чыгышында.
Бәйрәмнең үзенчәлеге аша балтачлылар җәмгыять тормышында актив катнашырга өйрәнәләр һәм үзләренең хокуклары турында күбрәк хәбәрдар була алалар. Бу алар өчен тормышның зур бер мөһим чоры. Без дә яшь гражданнарга бәхетле киләчәк һәм үзебезнең илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен телибез. Балаларыбызның бүгенге һәм киләчәк тормышлары да бәйрәмнәр кебек ямьле узсын, күгебезне кара болытлар капламасын, сәламәт булсыннар, дигән теләктә калабыз. Балачак иле гел шаулап-гөрләп торсын!
Балаларны яклау көнендә “Наз” республика хәйрия фонды чакыруы буенча махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары — “Наз” үзәге хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары Казанга сәяхәт кылдылар. Бәйрәм көнендәге сәяхәт Казанның иң күңелле урыннарында узды, балалар зоопарк-та һәм курчак театрында булдылар. Бу чарада катнашучыларның шатлыгы йөзләренә чыккан иде. Сәяхәттән балалар бик канәгать калган. Алар белән бергә барган әти-әниләр дә, без дә рәхәтләнеп ял иттек, балаларыбызның куанычлы, шатлыклы йөзләрен күрү безнең өчен зур куаныч, бу сәяхәтне оешыручыларга зур рәхмәт, дип белдерделәр.
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан “Хыял” яшьләр үзәге “Балтач газы” хезмәткәрләренең балалары өчен чын спорт бәйрәме оештырды. Балалар күтәренке кәеф белән төрле уеннарда катнаштылар, эстафеталарда көч сынаштылар.
Бәйрәм балалар һәм әти-әниләр күңелендә матур тәэсирләр калдырды, алар үз чиратында оешма җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерделәр.
1 июнь көнендә “Факел” яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре, волонтерлар белән берлектә, Балтач үзәк хастаханәсенә күренергә килгән һәм шунда дәваланучы балаларга күтәренке кәеф бүләк итте.
Алар өчен хезмәткәрләр тарфыннан күңелле уеннар оештырылды, курчак театры спектакьле тәкъдим ителде, пластилиннан төрле эшләнмәләр ясау конкурсы уздырылды.
Хастаханәдә ятучы һәм күренергә килүче балаларның күтәренке кәефләрен һәм шат йөзләрен күрү зур сөенеч иде.
“Факел” яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре, “Игелекле Балтач” игелек үзәге белән берлектә, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, мөмкинлеге чикле балаларны өйләренә барып бәйрәм белән котлады. Әлеге проект инде 4 нче ел рәттән гамәлгә ашырыла. Бу юлы балалар өчен Габдулла Тукай әсәрләренең геройларын бер учка җыйган программа тәкъдим ителде. Һәр әкият герое белән берлектә балалар төрле биремнәр үтәде. Соңыннан һәр балага да бүләкләр тапшырылды.
Күңелле яллар Балалар өчен районыбызның өч авылында бушлай “Ура, Авылга!” ял итү үзәкләре оештырыла. Татар һәм удмурт, рус халкы мәдәнияте белән танышу, остаханәләрдә, экскурсияләрдә, традицион ярышларда катнашу өчен менә дигән мөмкинлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев